24 март иртәсенә төп хәбәрләр:
- Renault Мәскәүдә эшчәнлеген туктата. Бу Русиядә сәнәгатен дәвам иткән соңгы эре чит ил автоконцерны иде.
- Роскомнадзор Google хәбәр хезмәтен һәм Google Play кушымталар кибете сайтын томалады. Моннан тыш оешма кабат "Настоящее время", "Медуза", "BBC" һәм берничә дистә башка медиа чарасын томалады.
- Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүдәге АКШ илчелегенә Русиядән чыгарылган дипломатлар исемлеген тоттырды. Бу АКШтан 12 Русия дипломатын чыгаруга җавап диелә.
- АКШ Украинага кергән Русия гаскәрләренең хәрби җинаять кылуын белдерде. Моны АКШ беренче тапкыр рәсми белдерде.
- БМО Иминлек шурасы Русиянең Украинадагы вазгыять турында резолюция өлгесен хупламады. Хуплап тавышларны Русия белән Кытай бирде, башка 13 ил тавыш бирүдән тотылып калды.
CNN: Пентагон мәгълүматына күрә Украина хәрбиләре Русия көчләрен Киевтан 25 чакрымга ераграк куган
Пентагонның югары рәсмие CNN-га хәбәр иткәнчә, Русия гаскәре Киев үзәгеннән көнчыгышта 55 чакрым ераклыкта урнашкан. Бер көн элек алар башкалага 25-35 чакрым якынрак булган.
Киевтан төньяк-көнбатышка исә Русия хәрбиләре "окоплар әзерли һәм саклану позицияләрен төзи", дип әйтә Пентагон вәкиле. Әлеге юнәлештә алар Киев үзәгенә якынлашмаган һәм 15-20 чакрым ераклыкта урнаша.
Шул ук вакытта Русия көчләре Донбасста "күпкә күбрәк көч куйган", ди CNN әңгәмәдәше.
Сугыш башлануга 1 ай
Нәкъ бер ай элек, 24 февраль көнне Русия президенты Владимир Путин Украина территориясендә "махсус хәрби операция" башлануын игълан итте, Русия гаскәре Украинага һөҗүмен башлады. Русия рәсмиләре "хәрби операция" (Русиядә сугыш дип әйтү тыела) "план нигезендә бара" дип белдерсә дә, бәйсез белгечләр Русия Киевны тиз алыр дип көткән иде, украиннарның ныклап каршы торуын фаразламаган иде дип белдерә.
Бер айда Татарстан һәм Башкортстанда дистәләрчә егетнең һәлак булуы рәсми билгеле. Чынбарлыкта корбаннар саны күпкә күбрәк булуына охшаган. Русия рәсмиләре корбаннар санын бер тапкыр гына атаган – 498 гаскәри (2 март көнне). Украина ягы исә Русия армиясендә инде 15 меңнән артык кеше һәлак булган дип белдерә. НАТО мәгълүматына күрә Русия ягыннан үлемнәр саны 7-15 мең кеше тирәсендә.
⚡️ Роскомнадзор Русиядә Google хәбәрләр хезмәтен томалаган.