Keçid linkləri

2026, 29 Mart, bazar, Bakı vaxtı 21:05
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

13:59 23.3.2022

Думаның "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы рөхсәтеннән башка Русиядән китү тыелган

Русия думасының "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы Владимир Васильев рөхсәтеннән башка Русиядән чыгу тыелган, дип яза "Холод" журналы Васильев боерыгына сылтама белән.

Әгәр түбән пулат әгъзасы Русиядән чыгарга теләсә, Васильевка барасы илен, баруның максатын һәм сәфәренең күпме дәвам итәчәген әйтергә тиеш. Үз чиратында фракция башлыгы чит илгә чыгуны йә рөхсәт итәчәк, йә юк.

13:38 23.3.2022

Сугышның 28нче көненә Украинада 121 бала һәлак булган. 167 бала төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган.

Моның хакта Украина баш прокуратурасы белдерде.

12:44 23.3.2022

Русия Баш прокуроры Игорь Краснов Халыкара прокурорлар берләшмәсенә хат юллап, Русия прокуратурасының оешмадан чыгуын белдерде.

Хатта ул ассоциацияне битарафлыкта гаепләде, дөньяда "урыс телле кешеләрне мыскыллау һәм эзләрлекләү" баруын язды.

12:39 23.3.2022

Британия саклану министрлыгы 23 мартка Украинадагы хәрби вазгыять турында:

  • Украина төньягында хәрби вазгыять үзгәрмәгән диярлек. Русия гаскәрендә, һөҗүм башлаганчы, мөгаен, оештыру үзгәрешләре бара.
  • Русия гаскәре Харьков һәм Мариуполь якларыннан барып, илнең көнчыгышында Украина көчләрен камап алырга тырыша.
  • Русия хәрби көчләре Николаев шәһәрен урап узып, элеккечә көнбатышка, Одесса ягына юл тотырга ниятли.

Davamı

XS
SM
MD
LG