Keçid linkləri

2026, 29 Mart, bazar, Bakı vaxtı 22:30
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

12:30 23.3.2022

Пекин Кытай бизнесменнарын Русия базарындагы "бушлыкны тутырырга" чакырды

Кытайның Русиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй Кытай бизнесы вәкилләрен вакытны югалтмаска һәм санкцияләр һәм көнбатыш ширкәтләренең китүе аркасында Русия базарында барлыкка килгән "бушлыкны тутырырга" чакырды.

Эшмәкәрләр белән очрашуда дипломат Кытай хакимиятенең хәзер логистикага һәм "яңа вазгыятькә" яраклашу белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүенә игътибар итте.

"Агымдагы халыкара вазгыять катлаулы. Эре ширкәтләр җитди авырлыклар, хәтта түләүләр һәм тауар китерү чылбырлары белән өзеклекләр кичерә. Бу - кече һәм урта бизнесның мөһим роль уйный ала торган вакыт", дигән Чжан Ханьхуэй.

11:58 23.3.2022

Maxar Technologies ширкәте Мариупольнең иярченнән төшерелгән яңа сурәтләрен чыгарды.

11:00 23.3.2022

Жанна Агалакова Беренче каналдан китү сәбәпләрен аңлатты.

Беренче каналның элеккеге алып баручысы һәм Франциядәге шәхси хәбәрчесе Жанна Агалакова Парижда матбугат очрашуы уздырды, анда ул Украинада сугыш башланганнан соң, дәүләт телевидениесеннән ни сәбәпле китәргә булуы турында сөйләде.

Матбугат очрашуы, бөтен дөньядагы журналистларга күп еллар ярдәм итүче "Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасының (RSF) офисында узган.

Жанна Агалакова RSF-тан да, Франция хакимиятләреннән дә бернинди ярдәм сорамавын әйткән, әмма ярдәмнең кирәк булуы бар дигән, бу хакта "Француз халыкара радиосы" хәбәр итә.

"Минем өчен "дәвам итәргәме" дигән сорау булмады. Һәм барган хәлләрне "тынычлык урнаштыру операциясе" дип атаргамы дигән сорау да. Бу – сугыш. Ачык әйтергә кирәк: бу – сугыш", дип белдергән алып баручы һәм 3 мартта Беренче каналдан китү өчен гариза тапшыруын әйткән.

00:58 23.3.2022

22 мартка соңгы хәбәрләр:

  • Украинада хәрби хәл тәртибе 25 апрельгә кадәр озайтылды.
  • "Комсомольская правда" Русия саклану министрлыгына сылтама белән Украинада Русия хәрбиләренең 9861е үтерелүе һәм 16 153е яралануы турында хәбәр бастырды. Соңрак бу хәбәр төзәтелде һәм язмадагы бу саннар юкка чыкты. Украинадан килгән соңгы мәгълүматларга караганда, сугыш башланганнан бирле 15 меңгә якын Русия солдаты һәм офицеры һәлак булган. Би-би-си Украинада һәлак булган русиялеләрнең ким дигәндә 557 исеме расланган дип саный.
  • Оккупацияләнгән Украина шәһәрләрендә халыкның Русиягә каршы митингларын ут ачып тарату дәвам итә.
  • Кремль русияләрнең чиреге Украинадагы сугышка каршы булуын таныды, ләкин "азчылык ул азчылык" дип белдерде.
  • "Новая газета" баш мөхәрире Дмитрий Моратов Украина качаклары файдасына үзенең Нобель медален сатачак.
  • Украина саперлары берләшмәсе сугыштан соң ил территориясенең 1/6 ын миналардан чистартырга кирәк булачак, дип белдерде.
  • "Украина Нафтогаз" башлыгы Юрий Витренко хәбәр иткәнчә, Русия газын Украина аша тапшыру дәвам итәчәк, "әлегә бу техник яктан мөмкин булачак".
  • Санкцияләр вазгыятендә, Татарстанда елына юлчылар ташучы 10 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта Ту-214не чикләнгән күләмдә "С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы" чыгара. Бу хакта Русия вице-премьеры Юрий Борисов хәбәр итте, ул Казан авиация заводына килде, дип яза "Интерфакс".
  • Украинадагы сугышта Күмертаудан Александр Потапов һәлак булган. Бу хакта Күмертау пабликлары яза.

Davamı

XS
SM
MD
LG