Татарстанда елына 10 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр
Санкцияләр вазгыятендә, Татарстанда елына юлчылар ташучы 10 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта Ту-214не чикләнгән күләмдә "С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы" чыгара.
Бу хакта Русия вице-премьеры Юрий Борисов хәбәр итте, ул Казан авиация заводына килде.
"Бүген без этаплап, кимендә 10 Ту-214 очкычы җитештерүгә ничек чыгасыбыз турында фикер алышачакбыз", дигән Борисов.
Ту-214 очкычлары нигездә Русия компонентларыннан тора, җитештерү вакытында кулланылучы чит ил өлешләре аз күләмдә кулланыла, әмма аларны якын елда Русиянекенә алыштырырга өметләнәләр.
Русия табиблары: 80нән артык даруга, шул исәптән инсулинга һәм балаларның нурофен даруына кытлык бар
Бу "Врачи.рф" һөнәри берләшмәсенең сораштыруыннан күренә, анда 14 марттан 21 мартка кадәр чорда Русиянең өч меңнән артык табибы катнашкан. Тикшеренүнең нәтиҗәләрен "Ведомости" чыгарды.
Сәламәтлек саклау министрлыгы исә, санкцияләргә карамастан, Русиягә дарулар кайта дип ышандыра.
Сораштыру кысаларында табиблар авыруларының инсулин һәм шикәр чиреннән дарулар, калкансыман биз өчен препаратлар, ялкынсынуга каршы дарулар (аерым алганда балалар өчен нурофен), эпилепсиягә, көзән җыеруга, депрессиягә каршы дарулар, эчелә торган контрацептивлар һәм һормональ терапиягә алмаш препаратлар сатып алганда авырлыкларга юлыгуын белдергән.
Киев янында сугышта фотожурналист Максим Левин югалган дип яза "Укринформ". Соңгы тапкыр ул 13 мартта элемтәгә чыккан булган.
Дусты Маркиян Лисейко сүзләренчә, 13 мартта Левин үзенең машинасында чыгып киткән, аны Гута Межигорская авылы янында калдырган һәм Мощун авылына таба киткән.
Максим Левин хезмәткәрләре һәм дуслары ул яраланган булырга яки Русия әсирлегенә төшкән булырга мөмкин дип фаразлый.
Бу – Максим Левинның Киев өлкәсендәге Бородянка, Ирпень һәм Васильково шәһәрләрендә төшерелгән фотолары.
Башкортстанга Мисырдан 119 кеше кайта алмый. Туристик юллама сатып алып китүчеләрнең 89ы – Һургадада, 30 кеше Шарм-әл-Шәехта кала бирә. 9 мартта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "үзебезнекеләрне ташламыйбыз", ничек тә алып кайтырга тырышачакбыз дип белдергән иде.