Keçid linkləri

2026, 30 Mart, Bazar ertəsi, Bakı vaxtı 02:41
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:44 22.3.2022

Медиа өлкәсендә яңа томалаулар һәм чикләүләр

  • Роскомнадзор Euronews cайтын томалаган. Кайбер операторлар Euronews каналын да сүндерә башлаган. Моны Баш прокуратура таләп иткән. Сайтта Русия гаскәрләре турында ялган мәгълүмат таралган диелә.
  • Русия матбугат чаралары Meta Platforms INC оешмасының һәм аңа караган Facebook һәм Instagram логотипларын күрсәтергә тиеш түгел дип кисәтте Роскомнадзор. Кичә мәхкәмә Meta ширкәтен Русиядә тыю карары чыгарган иде.
22:07 21.3.2022

Русия тышкы эшләр министрлыгы Япония санкцияләренә җавап итеп, Токио белән солых сөйләшүләрен туңдыруын белдерде. Бу ике илнең формаль рәвештә үзара сугыш хәлендә булуны дәвам итәчәген аңлата. Мәскәү шулай ук Япония ватандашларына Курил утрауларына визасыз гына бару мөмкинлеге бирүче програмны туктатып торуын һәм бу утрауларда бергәләп хуҗалык эшләрен җайга салу сөйләшүләрен туктатуын белдерде. Монда тулырак.

20:09 21.3.2022

Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр. Биредә 300 меңләп кеше чолганышта калды. Алар утсыз, сусыз, газсыз, даими бомбаланучы шәһәрдә көн күрә. Русия хәрбиләре украиннарга шәһәргә азык-төлек кертү мөмкинлеге бирми. Мәскәүнең ультиматумына җавап буларак, Украина премьер-министры урынбасараф Ирина Верещук шәһәрнең "бирелүе турында сүз дә була алмый" диде. Мариуполь күренешләре Азатлык фотогалереясендә.

19:39 21.3.2022
Мариупольдәге йорт
Мариупольдәге йорт

Украинаның Мариуполь шәһәрен саклаучы “Азов” полкы башлыгы Денис Прокопенко CNN телевидениесе белән әңгәмәдә Русия һөҗүмнәреннән шәһәрдә өч меңнән артык кешенең һәлак булуын белдергән.

“Тыныч халык арасында корбаннар саны көннән көн арта, әлегә ул өч меңнән артып китте. Әмма күпме кеше үлгәнен беркем дә төгәл әйтә алмый, чөнки исемнәре дә билгесез кешеләрне күмәк каберләрдә җирлиләр. Күп кенә җәсәдләр җирләнмичә урамнарда ята. Кайберәүләр хәрабәләр астында тереләй җирләнгән”, ди Прокопенко.

Аның әйтүенчә, Украина армиясе кешеләргә су һәм азык-төлек белән ярдәм итәргә тырыша, әмма ул җитәрлек түгел. Мариупольдәге биналарның 80 проценттан артыгы җимерелгән дип хәбәр ителә.

Davamı

XS
SM
MD
LG