Keçid linkləri

2026, 30 Mart, Bazar ertəsi, Bakı vaxtı 04:00
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

18:54 21.3.2022

Чехия башкаласында Русия илчелеге урнашкан урамның исемен Украина хөрмәтенә үзгәртергә җыеналар. Бу тәкъдимне Прага мэры Зденек Гржиб хуплап чыкты. Илчелек урнашкан “Korunovační” (“Таҗ кию”) урамын “Ukrajinských hrdinů” (“Украина каһарманнары”) урамы дип үзгәртү мәсьәләсе карала.

18:46 21.3.2022

Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе Facebook, Instagram һәм WhatsApp хуҗасы булган Meta ширкәтенең Русиядә эшчәнлеген тыю турында карар чыгарды. Хөкемдар бу карарның WhatsApp-ка кагылмавын белдерде. Русиядә Facebook 4 мартта, Instagram 14 мартта ук томаланган иде.

18:25 21.3.2022

Социаль челтәрләрдә таралучы бу видео Харьковның Салтовка районындагы кибеткә артиллерия һөҗүме вакытында төшерелгән диелә.

18:06 21.3.2022

Киев янындагы Ирпень шәһәрендә яшәгән Сергей Перебейнис Русиянең Украинага каршы сугышында бар гаиләсен югалткан. Аның хатыны һәм ике баласы шәһәрдән качканда Русия артиллериясе утына эләккән. Русия президенты Владимир Путин Украинада тыныч халык үтерелмәвен әйтә. Чынлыкта йөзләгән бала үтерелде.

"Безне ничек үтерүләрен бар дөнья белсен иде"
Gözlə

No media source currently available

0:00 0:04:20 0:00

Davamı

XS
SM
MD
LG