ФСБ Facebook, Instagram социаль челтәрләренең һәм WhatsApp мессенджерының хуҗасы булган Meta корпорациясенең Русиядәге эшчәнлеген кичекмәстән тыюны таләп итә. Элегрәк Русия прокуратурасы Meta-ны экстремист оешма буларак Русиядә тыюны таләп иткән иде. Прокуратура вәкиле сүзләренчә, ширкәтнең социаль челтәрләре иҗтимагый фикергә зур йогынты ясый. Русиядә бәйсез мәгълүмат томаланганнан соң Facebook, Instagram күпләр өчен андый мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә иде.
Кырымтатар мәҗлесе Русия гаскәрләре басып алган җирләрдә "рельс сугышы" Русиянең хәрби техникасын Украина сугышына китерү өчен кулланылучы Керич күпереннән башланырга тиеш дип саный. Кырымтатар мәҗлесенең ресурс үзәге идарәсе рәисе Эскендер Бариев Facebook-та шундый белдерү чыгарды.
"Элек күперне Кырымнан Русия хәрбиләре һәм коллаборантлары качу юлы буларак күргән булсак, хәзер аңа үлем күпере дип карарга кирәк, аның аша Украинаның тыныч халкын үтерү өчен Русия хәрби техникасы даими рәвештә китерелә", ди Бариев. Монда тулырак.
Европа берлеге лидерлары, Украинага һөҗүме аркасында, Русиягә каршы нефть эмбаргосы кертү мөмкинлеге турында фикер алышачак. Бу хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.
Reuters-ка дипломатик чыганаклары сөйләвенчә, эмбарго кертүне Балтыйк буе илләре таләп итә. Европада энергия чыганакларына бәяләр артуы сәбәпле, Германия ашыгыч гамәлләр кылмаска кирәк дип кисәтә.
Русия, нефть эмбаргосы кертү Европада энергия чыганакларына бәяләрнең нык артуына китерәчәк, дип белдергән иде һәм санкцияләргә җавап буларак, "Төньяк агым-1" газүткәргече аша газ җибәрүне туктату белән янады.
21 мартка көндезге хәбәрләр кыскача:
- Европа берлеге лидерлары, Украинага һөҗүме аркасында, Русиягә каршы нефть эмбаргосы кертү мөмкинлеге турында фикер алышачак. Европа куллана торган газның 40 проценты Русиягә туры килә, әмма соңгы вакытта Европа берлеге актив рәвештә алтернатив чыганаклар эзли.
- 21 мартта Кытайның көньягында China Eastern Airlines һава ширкәтенең Boeing-737 очкычы казага юлыккан, очкычта 133 юлчы һәм экипаж әгъзалары булган.
- 21 мартка каршы төндә, Киевның Подольский районында, ут ачу нәтиҗәсендә, сәүдә үзәгенең берничә каты һәм машиналар кую урынында машиналар янды. Украина баш прокуратурасы хәбәр итүенчә, сигез кеше һәлак булган.
- Одесса хәрби идарәсе вәкиле Сергей Братчук әйтүенчә, 21 март иртәсендә Русия кораблары Одессага ут ачкан, берничә бина зыян күргән.
- "Сумыхимпром" заводында аммиак ташып чыккан, өлкә хакимияте белдерүенчә, һәлакәт зонасы якынча 2,5 км тәшкил итә.
- "АвтоВАЗ" өлешчә үз заводларының эшен туктатып тора. Агымдагы атнада Тольяттида Lada Granta һәм Lada Niva модельләрен чыгаручы өлешкә кагыла – электрон компонентлар җитмәү сәбәпле, җитештерү линияләренең бер өлешен ике көн генә эшләтәчәкләр. Эшчеләргә уртача хезмәт хакының өчтән ике өлеше түләнәчәк.
- Русиянең иң эре һава аланы "Шереметьево" Украина сугышын башлау аркасында Русиягә керткән санкцияләр аркасында хезмәткәрләренең бер өлешен вакытлыча эштән җибәрә, дип яза "Известия". Басманың авиаширкәттәге чыганагы хәбәр иткәнчә, әлегә сүз 18 мең эшчедән 6-7 мең кеше турында бара.
- Бүген Чаллы мэриясендәге иртәнге киңәшмә Украинадагы сугышта һәлак булган Артур Шәрәфиевны бер минутлык тынлык белән искә алу башланды, дип хәбәр итә chelny-biz. 21 яшьлек егетнең үлеме турында узган атнада билгеле булды. Ул контракт нигезендә хезмәт иткән.
- Кремльдә губернаторларны турыдан-туры сайлаудан баш тартуны карыйлар, дип яза "Коммерсант". Моның сәбәбе – санкцияләр аркасында килеп чыккан авыр икътисади вазгыять диелә. "Губернаторларның сайлауларына, шул исәптән бюджеттан да, шактый зур акчалар тотарга кирәк", дип аңлаткан басма чыганагы.
- Украина халкының якынча дүрттән бере өйләрен ташлап яки илдән күчеп китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта БМОның качаклар эше югары комиссары Филиппо Гранди белдерде. 2022 ел башына Украина җирләрендә 41 миллион кеше яшәгән. БМО мәгълүматына күрә аларның өч миллионнан артыгы чит илгә күчкән. 6,5 миллион кеше ил эчендә иминрәк районнарга күченгән.