"Бедәм Русия" чит илләрдәге Русия дәүләт оешмаларының эшчәнлеге турында фейк таратуга җаваплылык кертергә җыена. Әлеге мәсьәләне дума киләсе атнада карамакчы, диде депутат Александр Һинштейн.
Русия көньягына очышларны тыю 26 мартка кадәр озайтылган. Сүз Дондагы Ростов, Краснодар, Анапа, Геленджик, Элиста, Ставрополь, Акмәчет, Белгород, Брянски, Орел, Курски һәм Воронеж шәһәрләре һава аланнары турында бара.
Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылы егете Айрат Фатыйхов Украинадагы сугышта 16 мартта һәлак булган. Бу хакта "Октябрь" район газеты хәбәр итә.
Аңа 32 яшь булган, контракт нигезендә хезмәт иткән.
Басма язуынча, мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң ул авыл хуҗалыгы көллиятендә ветеринарлыкка укып чыга. Ике ел Миякә районы Чатырбаш авылындагы "Дружба" авыл хуҗалыгы фермасында мал табибы булып эшли. 2014-2017 елларда контракт төзеп гаскәргә китә, өч еллык мөддәте тәмамлангач, кире кайта. Әмма берничә айдан янә кораллы көчләр белән контракт төзи. Мәскәү янында хезмәт итә.
Германиянең ZDF телеканалы расланган видео чыгарды. Анда Русия хәрбиләре Киев янындагы юлда бер сивил кешене атып үтерә. ZDF мәгълүматына күрә, машинада бу ир кеше белән бергә хатын-кыз һәм бала да була. Хәрбиләр аларны да машинадан чыгара. Алар белән алга таба нәрсә булганы билгесез.
Видео 7 март көнне Киевтан берничә чакрым ераклыкта E40 юлында дроннан төшерелгән. Аны алман журналистларына Украина армиясе волонтеры тапшырган.
Бу видео Путинның "махсус операция сивил халыкка кагылмый" дигән сүзләренең бары тик ялган икәнен күрсәтә ди алман журналистлары.