Русия төбәкләрендә "Кырым язы" митинг-концертлары быел Украинадагы "махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә", "ДНР" һәм "ЛНР" халкына теләктәшлек күрсәтү максатыннан оештырыла.
Казан концертында Раяз Фәсыйхов, "Волга-Волга" төркеме һ.б. катнашчак диелә.
Уфада – Радий Хәбировның киңәшчесе Элвин Грей һәм "Город 312".
Украин ягы әсирләрне аналарына тапшырырга әзер дигән хәбәрләр ялган булып чыкты дип белдергән “Новая газета”га “Солдат аналары комитеты” берлеге рәисе Светлана Голуб. Мондый хәбәрләр социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралган иде.
Украинада Русия башлаган сугышта тагын ике татарстанлының үлеме хәбәр ителде.
Аларның берсе Балтач районыннан Илдар Галиев. Бу хакта "Хезмәт" район басмасы хәбәр итә.
"Срочник"мы ул, килешү нигезендә сугышта катнашканмы - билгесез.
Моннан тыш, "Әлки хәбәрләре" газеты Базарлы Матак авылында капитан Дмитрий Чуманов җирләнүе турында язды. Ул Украинада 4 мартта һәлак булган диелә.
Чулманов 1989 елда туган. Казан югары артиллерия училищесын тәмамлаган һәм Приморский краена җибәрелгән. Соңгы елларда Улан-Удэ шәһәрендә хезмәт иткән.
Казанда сәяси активист һәм элек Русия думасы сайлавында намзәт булган Гөлназ Равилова фатирына тентү килгән дип язган идек.
Тентүләр шулай ук "Яблоко" фиркасенең төбәк башлыгы Руслан Зиннәтуллин, фирка әгъзасы Елена Изотова, "Ветер" басмасы дизайнеры Анна Канцер, КФУ студенты Вадим Хрущев, активистлар Тимур Төхвәтуллин, Кирилл Алехин һәм Андрей Бояршинов фатирларында да узган.
Тентү киңкүләм чуалышларга чакыру эшен тикшерү нигезендә уза диелә. Равилова бу эштә шаһит статусында гына булса да, аның фатирыннан компьютерын, телефонын, банк картын һәм хәтта түштамгаларын да алганнар.