Украина президенты Владимир Зеленский сугыш башланганнан беренче тапкыр украин армиясе югалтуларын таныды. Аның сүзләренчә, 1300 хәрби һәлак булган.
Ул шулай ук Русиянең 500-600 хәрбие җомга көнне әсирлеккә алынды диде.
Мариупольдәге Солтан Сөләйман мәчетенә һөҗүм булган дип хәбәр итә Украина тышкы эшләр министрлыгы. Анда 80нән артык кеше, шул исәптән балалар качып яткан булган. Араларында Төркия ватандашлары да бар диелә.
Көндезге хәбәрләр кыскча:
- Олаф Шольц һәм Эммануэль Макрон Владимир Путин белән сөйләшә — AFP
- Германия көзгә кадәр Русия күмереннән, ә ел ахырына Русия нефтеннән баш тартырга җыена — Германия икътисад министрлыгы.
- Sony Pictures Русиядә эшчәнлеген туктатып тора. Моңа кадәр Disney, Netflix, Amazon, WarnerMedia туктаган иде.
- Русия хәрбиләре Мариупульнең көнчыгыш чикләрен басып алды дип белдерә Украина Баш штабы.
- Роман Абрамовчика салынган санкцияләр "Челси" футбол клубын бөлгенлеккә төшерергә мөмкин — The Telegraph
🔸 MoneyGram түләү системы Русиядә хезмәт күрсәтүне туктатып тора.
Украинада 16 көн дәвамында барган сугышта 79 бала һәлак булган, 100ләбе яраланган. Бу хакта Украина Баш прокуратурасы хәбәр итте.
280нән артык уку йорты җимерелгән, аларның 9ы тулысынча юк ителгән.
Прокуратура мәгълүматынча, Украинада 7 миллион бала сугыш сәбәпле белем алудан мәхрүм.