Мелитополь халкы шәһәр мэрын иреккә җибәрүне таләп итә
Русия гаскәре контролендәге Мелитополь шәһәрендә берничә мең кеше шәһәр мэры Иван Федоровны иреккә җибәрүне таләп итеп митингка чыкты. Федоровны Русия хәрби хәрбиләре тоткарлаган, аның кайда икәнлеге билгесез.
11 мартта көндез Украина президенты Офисы башлыгы урынбасары Кирилл Тимошенко Федоровны урлап китүләре турында белдергән иде. Соңрак Федоровны русияләр алып китүен күрсәтүче видео чыкты.
Британия күзләве Русия гаскәрләре Киев тирәсендә дип белдерде.
Британия күзләве мәгълүматынча, Русия гаскәрләренең төп төркеме Киев тирәсендә урнашкан, алар шәһәр үзәгеннән төньяк-көнбатышка таба якынча 25 км ераклыкта. Анда бәрелешләр бара.
Шул ук вакытта күп чакрымнарга сузылган хәрби техника таралып урнашкан. Британия күзләве фикеренчә, бу Киевны уратып алырга җыенуны белдерергә мөмкин.
Сугышның беренче атнасында Татарстанда иң кыйбатланган азык-төлек:
кишер — 6,27% — 40,05 сумнан 42,56 сумга.
помидор — 4,74% — 169,58 сумнан 177,62 сумга.
банан — 4,52% — 88,98 сумнан 93,00 сумга.
чөгендер — 3,83% — 43,82 сумнан 45,50 сумга.
кәбестә — 3,83% — 62,61 сумнан 65,01 сумга.
алма — 3,27% — 87,49 сумнан 90,35 сумга.
шикәр — 3,15% — 56,15 сумнан 57,92 сумга.
25 февраль - 4 мартка Татарстанстат мәгълүматлары.
Русиядә чит ил ширкәтләре киткәннән соң 120 мең эш урыны югалачак
Кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә статистика җыеп анализлаучы Statista ширкәте мәгълүматынча, Украинадагы сугыш аркасында Русиядән чит ил ширкәтләренең китүе 120 мең эш урынын югалтуга китерәчәк.