Азатлык чыганакларына күрә, Татарстан парламенты депутатларына, андагы хезмәткәрләргә Facebook, Instagram кебек социаль челтәрләрдән баш тартырга һәм ВКонтакте, Одноклассники челтәрләрендә аккаунт булдырырга кушылган.
"Хөрмәтле коллегалар. Вазгыять шундый: Meta ширкәте хезмәтләре русофобия һәм Русиягә карата нәфрәт юлын сайлады. Без моның белән киләшә алмыйбыз. Моннан соң болай эш итәбез: Instagram-да аккаунтлары булучылар, ә андыйлар күпчелек, сезгә ВКонтакте һәм Одноклассникида теркәлергә кирәк. Анда сез бар икән, Instagram-дагы укучыларыгызга башка социаль челтәрләргә язылырга кирәклеген әйтергә кирәк. Шулай ук ВК, ОК аккаунтларын булдыргач, сылтамаларны миңа "личка"га җибәрегез", диелә депутатларга җибәрелгән күрсәтмәдә.
Бүген Роскомнадзор 14 март төн уртасында Русиядә Instagram томаланачак дип кисәтте. Facebook челтәре 4 март томаланган иде.
Алдарак Facebook һәм Instagram челтәрләрен контроль итүче Meta ширкәте Украинадагы сугыш уңаеннан махсус белдерү ясады.
"Русиянең Украинага бәреп керүе сәбәпле, "Русия илбасарларына үлем" кебек гадәттә кире кагыла торган белдерүләр, чыгарма буларак, вакытлыча тыелмаячак, әмма Русиянең сивил кешеләренә карата көч куллануга чакырган белдерүләргә юл куелмаячак" диелә белдерүдә.
Шуннан соң Роскомнадзор "Русия сугышчыларына каршы көч куллануга өндәүләр сәбәпле" Русиядә Instagram-га керүне чикләячәген белдергән иде.
Исегезгә төшерәбез, Русия баш прокуратурасы таләбе белән Азатлыкның ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә битләре томаланды. Аңа кадәр Азатлыкның сайты һәм Facebook сәхифәсе томаланган иде.
Азатлык томаланса да, без эшебезне дәвам итәбез!
Безнең көзге сайт: https://d3p1ee4vyd5fte.cloudfront.net/
Русиянең "Победа" һава ширкәте очкычы командиры Украинадагы сугыш турында фикерен белдерә
"Украинага каршы сугыш - ул җинаять. Аек фикер йөртүче һәркем мине хуплар һәм бу сугышны туктату өчен барысын да эшләр дип уйлыйм. Бу сугыш безгә кирәкми!" ди ул очкычтагы юлчыларга мөрәҗәгать итеп.
Чит илгә "махсус хәрби операциягә" барырга ризалык биреп имза куйган хәрбиләр исемлеге. Ул 21 февральдә имзаланган. Исемлектә кимендә яртысы Русиянең милли азчылыклар вәкилләре булуы күзгә ташлана.
Украинадагы сугышта һәлак булучылар һәм әсирләр арасында Русиядәге азчылыклар, милли төбәк вәкилләре күбрәк булуына белгечләр дә игътибар иткән иде.
Бу турыда безнең язмада укыгыз.
Русия Украинага һөҗүм иткән көннән - 24 февральдән бирле:
- Барлыгы 2,5 миллионнан артык кеше Украинадан күченеп киткән.
- 2 миллион кеше сугыш аркасында ил эчендә башка урынга күчерелгән.
- 2,5 миллион качак арасында 116 меңләбе – башка ил ватандашлары.
- 1,5 миллионнан артык кеше күршедәге Польшага күченеп киткән.
- 1 миллионнан артык бала сугыштан качып киткән.
БМО һәм UNIСEF мәгълүматлары.