Роскомнадзор Русиядә Instagram-га керүне чикли.
Американың Meta ширкәте экстремист оешма дип танылса, Facebook һәм Instagram кулланучылар экстремистлар дип саналмаячак. Бу хакта Федерация шурасының канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас белдерде.
Украинадагы сугышка карата татар язучылары, зыялылалыр бер фикер дә белдерми.
Кайчак социаль челтәрләрдә Газинур Моратның кинаяләп әйтелгән канатлы сүзләре, Фәнил Гыйләҗевның, Гелүсә Батталның шигырьләре күренеп ала. Фәүзия Бәйрәмова язучыларны бу уңайдан шелтәләп тә чыкты: "Әйе, сугышларны мөрәҗәгать белән генә туктатып булмый, әмма бездән дөрес сүз көткән Халык бар бит әле, Хаклык бар! Шулар хакына, башны утлы түмрәнгә салып, хакыйкатьне әйтергә туры килә. Югыйсә, Мәскәү телевидениесе көне- төне үз эшен эшли. Татарларның да күпчелеге хәзер телевизор сүзен сөйли, басып керүне яклый. Татар зыялылары дәшми. Урыс-яһүди язучылары, интеллигенция сугышка каршы белдерүләр белән чыкты. Лев Пономарев язган мөрәҗәгатькә мин дә имзамны салдым. Аны 1 миллион кеше имзалад", диде ул.
Кинаяләп булса да язылган берничә шигырьне тәкъдим итәбез.
Тиз тоттылар! Русия тикшерү комитеты Meta хезмәткәрләре гамәлләре белән бәйле русияләргә карата көч кулланырга чакыру турында җинаять эше ачкан.
Ә Баш прокуратура Meta-ны экстремистик дип тануны һәм Instagram-ны томалауны сорый.
Алданрак Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булды. Бу хакта ширкәтнең контент модераторларына җибәргән хатларына сылтама белән Reuters язды.
Шулай ук Русия президенты Владимир Путинга яки Беларус башлыгы Александр Лукашенкага үлем теләгән язмалар да вакытлыча сөртелмәячәк диелде.
Русия Думасы спикеры Вячеслав Володин Meta ширкәте белән бәйле вазгыять аркасында Русиянең тикшерү комитетына һәм Баш прокуратурага мөрәҗәгать әзерләргә кирәк дип белдерде.
Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышта һәлак булган бишенче хәрбинең үлемен таныды.
Илвир Галләмов тумышы белән Кушнаренко районының Калтай авылыннан, аның хатыны тол калган.