Русиядә дару җитештерү өчен чималлар бетәргә мөмкин
Русиядә дару җитештерүдә кулланылучы чимал өч-алты айга җитәчәк, шуннан соң заводлар чит илдән кертелгән чимал һәм компонентларсыз калырга мөмкин. Җирле җитештерүдәге даруларның 85 проценты чит ил чималы белән җитештерелә. Соңгы 10 көндә чит ил субстанцияләре 30-35 процентка кыйммәтләнгән дип хәбәр ителә.
9 мартта көндезге хәбәрләр
- Иртәнге яктан Мәскәү биржасында доллар 120,8 сумга, евро 129,8 сумга җитте. Русия банкларында аларның бәясе тагын да югарыррак.
- Русия тышкы эшләр министрлыгы ышандыруынча, Укринадан 2 миллион кеше Русиягә эвакуацияләнергә теләве турында белдергән. Әлегә 140 мең кеше килгән диелә.
- БМО мәгълүматынча, 19-23 февральдә Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләреннән Русиягә 96 мең кеше киткән, ә сугыш башланганнан соң - тагын 99 мең.
- Visa Русия карталарының чит илләрдә эшләвен 11 мартка кадәр озайткан.
- Петербур дәүләт университеты сугышка каршы протестларда тоткарланучы студентларны уку йортыннан куарга әзерләнә. Әлегә 13 фәрман проекты әзерләнгән дип хәбәр итә "Коммерсант".
- Русия Конституция мәхкәмәсе Европа конституция мәхкәмәләре конференциясеннән чыккан.
- 10 мартта Украина һәм Русия тышкы эшләр министрлары Төркиянең Анталья шәһәрендә очрашып сөйләшергә мөмкин. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган бу сөйләшүләр булыр һәм алар Украинада утны туктатырга ярдәм итәр дип өметләнә.
Мәскәүдә яшәүче активист Булат Хәлиуллин Украинадагы сугышка каршы урам чараларыннан соң тоткарланган. Бу чарада катнашмаса да аны ун тәүлеккә сак астына алганнар. Фейсбуктагы кыска гына язмасы өчен. Булат Азатлыкка ничек тоткарлануы, махсус тоту урынындагы шартлар һәм халыктагы сәяси пассивлык сәбәпләре турында сөйләде.
"Кешеләр хәзер когнитив диссонанс кичерә, шуңа күрә протест белдерергә әзер түгел. Ләкин вазгыять үзгәрәчәк. Илдә ватандашлар сугышы башланырга мөмкин дигән курку бар" ди ул.
Украинадагы сугышта тумышы белән Татарстанның Яшел Үзән районыннан булган полковник Дмитрий Сафронов һәлак булган. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте. Сафронов 6 мартта үлгән.
Аны 10 мартта Бело-Безводное авылында җирләячәкләр.