Fitch Русиянең чит ил валютасындагы рейтингын С дәрәҗәсенә төшергән, ул "дефолт котылгысыз" дигәнне аңлата.
Fitch Ratings фикеренчә, март башыннан барган вакыйгалар Русиянең дәүләт бурычын түләү мөмкинлеген тагын да какшаткан.
"Санкцияләрне тагын да арттыру һәм энергия чыганаклары сатуны чикләү тәкъдиме, Русиянең бурычны түләүдән ким дигәндә өлешчә баш тарту ихтималын арттыра" , дип саный аналитиклар.
Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, Киев Донбасска һөҗүм әзерләгән. Министрлык бу хакта документлар табылды дип белдерә. Һөҗүм, имеш, 2022 мартында оештырыласы булган. Украина ягы әлегә моңа карата аңлатма бирмәде.
Русия министрлыгы документларны да чыгарды, ләкин сугыш шартларында рәсми затлар биргән мәгълүматның да дөреслеген тикшерү мөмкин түгел.
Русияләр банк хисапларыннан бары тик 10 мең доллар чыгара алачак.
Калганнарны сумнарда гына алырга мөмкин. Русия рубльләрендә акча шул көндәге рәсми курстан биреләчәк.
Әлеге чикләү вакытында валюта хисапның акча берәмлегенә карамастан, АКШ долларында гына биреләчәк. Башка валюталар АКШ долларына конвертацияләнәчәк диелә.
Чикләү 2022 елның 9 мартыннан 9 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
БМО мәгълүматына күрә, 24 февральдән Украинада кимендә 474 кеше һәлак булган, аларның арасында балалар да бар.
Белгечләр үлгән кешеләр саны күпкә күбрәк булуын әйтә, бу беренчел һәм тикшерелгән мәгълүмат, ди алар. Корбаннарның күпчелеге ракет һөҗүмнәреннән һәлак булган.