Keçid linkləri

2026, 01 Aprel, çərşənbə, Bakı vaxtı 11:38
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:31 9.3.2022

Социаль челтәрләрдә Coca-Cola һәм PepsiCo-ның Русиядән китүе турында фикерләшәләр

Coca-Cola ширкәте Русиядә нинди эчемлекләр җитештерә иде?

  • Coca-Cola, Fanta, Sprite, Shweppes, Bon Aqua, Powerade, FuzeTea, AdeZ, "Моя семья", Rich, "Добрый", Innocent, Pulpy.

PepsiCo Русиядә нинди эчемлекләр һәм ризыклар җитештерә иде?

  • Pepsi, Mirinda, 7Up, Mountain dew, Aqua Minerale, "Любимый", "Я", "Фруктовый сад", J7, Adrenaline Rush, Drive, Lipton, "Русский дар" квасы, "Чудо-Ягода" морсы;
  • Lay’s, Хрусteam, Cheetos, Doritos чипсылары;
  • "Мажитэль", "Чудо", "Иммунэле", "Домик в деревне"; "Веселый молочник", "Ламбер" сөт продуктлары;
  • "Агуша", "Чудо детки" балалар ризыклары.

Сөт һәм балалар ризыклары җитештерүе Русиядә калачак, дип хәбәр ителә.

Coca-Cola эчемлекләре Төньяк Корея һәм Кубадан тыш дөньяның барлык илләрендә рәсми сатыла.

09:12 9.3.2022

Иртүккә төп хәбәрләр:

  • Русия Үзәк банкы русияләр хисапларыннан чит ил акчасын чыгаруны чикли. Хисаптан бары тик 10 мең доллар чыгарып булачак, калганнарны сумнарда гына алырга мөмкин.
  • Fitch агентлыгы Русия дефолты рейтингын "C"га төшергән. Бу күрсәткеч "дефолт котылгысыз" дигәнне аңлата.
  • PepsiCo, Coca-Cola һәм Starbucks Русиядә эшен туктатуын белдерде. McDonaldʼs Русиядә барлык рестораннарын вакытлыча ябуын белдерде, ләкин хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләргә дәвам итәчәген әйтте.
  • Русия рәсми оешмалары сайтларын вакытлыча хакерлар яулап алган. Аларның төп битләрендә сугышка каршы рәсемнәр урнаштырылган.
  • Британия ел азагына кадәр Русия энергия чыганакларыннан бәйсез булырга ниятләнә.
  • АКШ күзләү идарәсе Русия армиясе Украинада 2-4 мең кеше югалткан дип саный.
21:04 8.3.2022

8 мартның кичке хәбәрләре

  • "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү" маддәсе нигезендә Русиядә 144 административ эш ачылган.
  • Европа комиссиясе Украинаны Европа берлеге энергия челтәрләренә якын арада кушарга ниятли.
  • Германия икътисад министры ОПЕКтан нефть табуны арттыруны сорый.
  • CNN һәм Bloomberg чыганаклары АКШ Русия нефте импортын тыю турында игълан итәчәк дип язды.
  • Американың The New York Times газеты хезмәткәрләрен Русиядән чыгара. Бу Русия кораллы көчләре турында фейк тарату өчен җинаять эше ачуны күз уңында тоткан яңа канун кабул ителү белән бәйле.
  • Йенс Столтенберг НАТО Русия белән низаг эзләми диде. Нато максаты – Украинадагы низагны аның чикләреннән чыгармау.
  • Британия 2022 ахырына әкренләп Русия нефтеннән баш тартачак дип рәсми белдерелде.
18:39 8.3.2022

Мариуполь. Фотограф Евгений Малолетка фотолары

Davamı

XS
SM
MD
LG