Keçid linkləri

2026, 01 Aprel, çərşənbə, Bakı vaxtı 15:30
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:52 8.3.2022

YouTube Русиянең телевидение алып баручысы Владимир Соловьёвның "Соловьёв Live" каналын, шулай ук аның "Владимир Соловьёв белән якшәмбе киче" тапшыруының каналын томалаган.

Алып баручы бу карарларны "сугыш игълан итү" дип атады һәм YouTube-ны Русиядә ябарга чакырды. Шул ук вакытта ул, эфир алдыннан үзенең социаль челтәрләрендә трансляциягә сылтамалар куеп, YouTube-та үзенең шоуын дәвам итәчәген белдерде.

Алданрак YouTube Русиянең Russia Today мәгълүмат челтәренә караган берничә каналны бетергән иде.

Русия Донецки һәм Луһански "халык республикалары" дип аталучы фетнәчел төбәкләрнең бәйсезлеген таныганнан соң, февраль ахырында, Владимир Соловьёв кебек үк, Russia Today-ның җитәкчесе Маргарита Симоньян да Европа берлеге санкцияләренә эләкте.

10:12 8.3.2022

Чит ил ширкәтләре Русиядән китүен яки эшчәнлеген туктатып торуын дәвам итә.

Procter & Gamble да Русиягә яңа инвестицияләр кертми торачак, реклама бирүне туктатачак һәм тауарларның бик әзен генә калдырачак.

P&G теш пасталары, шампунь, кер юуу порошоклары, ә иң мөһиме бик уңайлы бала подгузниклары, хатын-кыз чүпрәкләре чыгара иде. Шулай ук ул Русиянең иң зур инвесторларының берсе, хәйриягә дә күп акча бүлә иде.

8 март иртәсенә китүчеләрән тагын OBI, Adidas, Fitch, Estee Lauder да бар.

03:16 8.3.2022

Кличко дөнья руханиларын Киевка чакырды

Украинаның танылган боксчысы, элекке дөнья чемпионы Владимир Кличко дөнья руханиларына мөрәҗәгать итеп, аларны Киевка килергә, Украина халкына теләктәшлек, мәрхәмәтлелек, рухи берләшү күрсәтергә һәм Киевны "кешелеклелек, рухилык һәм тынычлык башкаласы" итәргә чакырды.

Владимир Кличконың абыйсы - шулай ук танылган боксчысы, элекке дөнья чемпионы Виталий Кличко хәзерге вакытта Киев мэры вазифасын башкара.

23:56 7.3.2022

Кайбер мөһим хәбәрләр кыскача

  • Урыс-украин сөйләшүләренең өченче раундында Украинаның Русия һөҗүменә дучар өлешләреннән тыныч халыкны чыгару өчен "һуманитар коридорлар логистикасы мәсьәләсендә кайбер уңай нәтиҗәләр булуы хәбәр ителә.
  • 10 мартта Төркиянең Анталия шәһәрендә Русия һәм Украина тышкы эшләр министрлары – Сергей Лавров һәм Дмитрий Кулеба очрашып сөйләшәчәк.
  • БМОның Һаагадагы мәхкәмәсе Украинаның Русиягә каршы дәгъвасын карый башлады.
  • Харьков күгендә Русиянең Су-34 хәрби очкычы бәреп төшерелү дәлилләре чыкты.
  • Украина мөселманнарының "Өммәт" диния нәзарәте башлыгы Сәид Исмәгыйлев Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырды.
  • Дөнья илләре умартачыларның бу җәйдә Башкортстанда көтелгән "Апимондия" халыкара форумы Русия агрессиясе сәбәпле узмаячак.
  • Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Русиядән кимендә 150 журналист киткән.

Davamı

XS
SM
MD
LG