Украина-Беларус чигендә урыс-украин сөйләшүләренең өченче раунды төгәләнде. Украина президенты киңәшчесе, әлеге сөйләшүләрдә катнашкан Михаил Подоляк, "һуманитар коридорларның логистикасы мәсьәләсендә кайбер уңай нәтиҗәләр бар. Аларга үзгәрешләр кертеләчәк, һәм без Русия федерациясе агрессиясеннән зыян күрүче кешеләргә нәтиҗәлерәк ярдәм итә алырбыз", дип белдерде. Русия делегациясен җитәкләгән Владимир Мединский сүзләренә караганда, коридорлар иртәгәдән ачылырга мөмкин. Монда тулырак.
10 мартта Анталиядә Русия һәм Украина тышкы эшләр министрлары очрашачак
10 мартта Төркиянең Анталия шәһәрендә Русия һәм Украина тышкы эшләр министрлары – Сергей Лавров һәм Дмитрий Кулеба очрашып сөйләшәчәк. Бу хакта Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белдерде. Моны Русия тышкы эшләр министрлыгында да расладылар. Аларның ни хакында сөйләшәчәге әйтелми.
Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Төркия арадашчы ролен уйнарга тырыша, аның президенты Рәҗәп Эрдоган ике илнең дә президентлары белән телефоннан сөйләште һәм Владимир Путин белән Владимир Зеленскийның очрашуын оештырырга әзер булуын белдерде. Төркия Украинаның бербөтенлеген хуплый һәм аны корал белән тәэмин итә, әмма шул ук вакытта, Русиягә каршы санкцияләр кертүдән баш тарта. Монда тулырак.
Украина мөфтие Русия мөселманнарын Путин хакимиятен хупламаска чакырды
Украина мөселманнарының "Өммәт" диния нәзарәте башлыгы Сәид Исмәгыйлев Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырды. Видеомөрәҗәгать "Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформасында чыкты.
"Мин сезне, Русия мөселманнарын, бу сугышта берничек тә катнашмаска, Путин хакимиятен хупламаска чакырам. Һәм гомумән, сез нәрсә көтәсез? Бөтен гаскәрләр Украинага китерелгән һәм Украинаның каһарман гаскәрләре алар белән көрәшкән вакытта, үз илегездә азатлык хәрәкәте башлагыз", дип белдергән Исмәгыйлев. Монда тулырак.
БМОның Һаагадагы халыкара мәхкәмәсе Украинаның Русиягә каршы дәгъвасын карый башлады. Киев Мәскәүне геноцид турындагы халыкара конвенциягә дөрес аңлатма бирмәүдә гаепли. Дәгъва итүче фикеренчә, Русия хакимиятләре конвенцияне Украина җирләренә бәреп керү өчен кулланды һәм мәхкәмәдән Русиянең бу сугышны туктатырга тиешлеге турында карар чыгарга тиеш. Монда тулырак.