Сугышка каршы халык иҗаты. Бу инсталляцияне бүген Екатеринбурда урнаштырганнар.
Сезгә дә мондый күренешләр очраса, безнең белән уртаклаша аласыз.
Косметика сатучы иң зур сәүдә челтәре булган Sephora Русиядә кибетләрен ябуын һәм онлайн-сәүдәне дә туктатуын белдерде.
DOXA телеграм-каналы сугышка каршы чыккан өч кызның Мәскәүнең "Братеево" эчке эшләр бүлегендә кыйналуы турында яза: кызларны кыйныйлар, битләренә су сибәләр, чәчләреннән тарталар, хәтта башларына пакет та кидерәләр. Кызлар өчен китерелгән кирәк-яракны кабул итмиләр, алар янына беркемне дә кертмиләр, диелә. "ОВД-Инфо" проекты кыйнауга дучар булган Александра Калужскихның шул турыда диктофон язмасын чыгарды. Монда тулырак.
Русия агрессиясенә каршы тору өчен Украинага Британиядән беренче ихтыярилар килә
Британиянең элекке хәрбиләре Украинада халыкара батальонда катнашырга җыена. Моның сәбәпләре төрле. Аларның берсе, мәсәлән, хатын-кызларны көчләүдән саклау өчен барам, ди. Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба 4 мартта Русия солдатлары басып алынган территорияләрдә хатын-кызларны көчли, дип белдергән иде. Әмма Кулеба моны раслый торган фактлар китермәде. Reuters һәм башка халыкара медиа мондый очраклар булуын бәйсез чыганаклардан раслый алмады.
Азат Европа/Азатлык радиосының украин редакциясе видеосы.