Русия Украинада 211 мәктәпкә һөҗүм иткән
Сугыш башыннан бирле Русия хәрбиләре Украинада 211 мәктәпне юк иткән яки җимергән. Бу турыда Украина мәгариф министры Сергей Шкарлет телемарафонда белдерде.
“Бүгенгә 211 мәктәп дип әйтә алам. Аларның бер өлеше тулысынча юк ителгән, бер өлешенә зыян килгән”, диде Шкарлет.
Аның әйтүенчә, хәзер Украинада Русиянең тыныч халыкка карата җинаятьләре
теркәләчәк интерактив харита әзерләнә. Анда мәгариф инфраструктурасына һөҗүмнәр дә теркәлеп барачак.
Русиянең артиллерия һәм һава һөҗүмнәре бар Украина буйлап мәктәпләрне юк итә. Чернигов шәһәрендә һөҗүм вакытында мәктәптә булган бер укучы кыз: “Сездә хәлләр яхшырак дип өметләнәм… Бу видеоны барлык урыс дусларыгызга җибәрегез”, ди.
Украина министры киңәшчесе: “Якын көннәрдә дошман Киевны алырга тырышып караячак”
Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Вадим Денисенко Украина телевидениесенә, Русия гаскәрләренең хәрәкәтләренә караганда, якын көннәрдә алар Киевны алырга тырышачак дип белдерде.
“Киев янында шактый күп санлы Русия хәрби техникасы һәм гаскәрләре туплана. Аңлавыбызча, Киев өчен сугыш алдагы көннәрнең төп бәрелеше булачак”, диде Денисенко.
Украинага каршы сугышның беренче көннәрендә Русия гаскәрләре Киевка үтеп керергә омтылып карады, әмма каты бәрелешләр нәтиҗәсендә шәһәр читендә үк туктатылды.
6 мартта Русия төбәкләрендә Украинага каршы сугышка ризасызлык чараларында кимендә 4 мең кеше тоткарланган дип хәбәр итә ОВД-Инфо. Русия эчке эшләр министрлыгы 3,5 мең кешенең тоткарлануын белдергән иде. Протест чаралары 56 шәһәрдә узган.