Netflix Русиядә эшчәнлеген туктата
Бар дөньяда популяр булган Netflix фильмнар стримингы хезмәте Русиядә эшчәнлеген туктатуын белдерде.
Элегрәк Netflix Русия белән бәйле барлык проекталын туктатып торуын игълан иткән иде. Ширкәт Русиядә 4 сериал төшерүгә керешкән иде.
Элегрәк Walt Disney, Paramount, Warner Bros һәм Sony үзләренең яңа фильмнарын Русия кинотеатрларына чыгармаячакларын белдерде. Моның нәтиҗәләре нинди булачагын Азатлыкка күренекле кинорежиссер Рияз Исхаков сөйләгән иде.
Украинаның көньягында Русия хәрбиләре басып алган Новая Каховка шәһәрендә тыныч халык протест митингына чыкты. Алар Русия хәрбиләренең китүен таләп итеп төрле шигарләр кычкырды. Күп санлы халык алдында чигенүче Русия хәрбиләре һавага ут ачты.
TikTok Русиядә эшчәнлеген туктата
Русиядә сугыш турында “фейк яңалыклар” кануны сәбәпле, TikTok видеоблоглар социаль челтәре Русиядә эшчәнлеген туктатып тора.
“Русиянең “фейк яңалыклар” турында яңа кануны сәбәпле, безнең стримингны һәм яңа контент урнаштыруны бу канунның ничек тәэсир итүен ачыклаганчыга кадәр туктатып торудан башка чарабыз юк”, дип белдерде TikTok.
Бу атнада Русиядә Украинага каршы сугышны Русия хакимияте теләмәгәнчә яктырткан өчен төрмә җәзасын күз алдында тоткан канун чыкты. Шул сәбәпле күп кенә киңкүләм мәгълүмат чаралары Русиядә эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды. Моннан тыш хакимият илдә Facebook һәм Twitter социаль челтәрләрен дә томалады.
Русиядә ТикТок-ны 30 миллионлап кеше куллана иде, күпчелеге - үсмерләр һәм яшьләр.
Украинаның көньягындагы Николаев өлкә хәрби идарәсе башлыгы Виталий Ким Русиянең сафтан чыгарылган хәрби техникасы фотоларын һәм видеоларын интернетка чыгарды. Ул Русия хәрбиләренең мәетләре Русия ягына алып кителмичә җирдә ятуын, аларның фотолары куркыныч, канлы булганга, интернетка аларны чыгармавын белдерде.