Украина иминлек хезмәте "Русия һәм Беларус тарафлы пропаганда алып баручы" ике бертуган Беларус ватандашларын тотуы турында хәбәр итте. Алар Русия һәм Беларусның махсус хезмәтләре белән эш итүдә шикләнелә.
Азатлык радиосының беларус хезмәте хәбәр итүенчә, бу Беларусның Волынск төбәге берлеге җитәкчеләре Михаил һәм Александр Кононовичлар булуы мөмкин. 2022 елның гыйнварында, Беларусның Украинадагы илчесе Игорь Сокол алар белән очрашып, Беларус президенты Александр Лукашенка тәкъдиме белән беларус Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр турында фикер алышканнар иде.
Мариупольдә 10нан 21 сәгатькә кадәр тынлык тәртибе урнаштырыла, 12:00дән – халыкны эвакуацияләү башланачак, дип хәбәр итте шәһәр шурасы. 5 мартта игълан ителгән эвакуация булмады. Мариупольнең шәһәр идарәсе хәбәр иткәнчә, Русия ягы тынлык режимын сакламый, шәһәр һәм тирә-якны утка тотуны дәвам итә. Русия Саклану министрлыгында Украина ягын да шул ук нәрсәдә гаеплиләр.
Русиядә 6 мартка билгеләнгән Украинадагы сугышка каршы акцияләр уза. Аларда инде 150дән артык кеше тоткарланган: Иркутскида - ким дигәндә 54 кеше, дип хәбәр итә ОВД-инфо; Владивостокта - ким дигәндә, 20 кеше, Новосибирскида – якынча 75 кеше, дип хәбәр итә "Тайга.инфо", Хабаровскида – ким дигәндә 9 кеше, Улан-Удэда – 4 тоткарланучы, Краснодарда сугышка каршы акция анонсы аркасында активист Валерий Чугуновны кулга алганнар. Шулай ук тоткарланучылар Мәскәү, Томски, Кемерово, Новокузнецки, Петропавловски-Камчатскида да бар. Сугышка каршы акцияләр Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатькә анонсланган. Новосибирски һәм Самарда "А если честно" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре һәм "Новосибирск 2020" коалициясе депутатлары ярдәмчеләрендә тентүләр уза.
Украина Русиянең хәрби әсирләре өчен лагерьлар булдырырга планлаштыра, дип белдерде Украина президентының Офис башлыгы киңәшчесе Алексей Арестович элеккеге Русия адвокаты Марк Фейгинның youtube каналына интервьюда. Бу хакта BBC яза. "Без Женева конвенциясенең барлык таләпләре нигезендә әсирләрне үзәкләштерелгән рәвештә җыярга карар кылдык", - дип белдерде Арестович.
Аның сүзләренчә, тоткарланучылар яки кулга алынучылар сыйфатында тоту инде мөмкин түгел, чөнки алар йөзләрчә. Элегрәк Русия омбудсмены Татьяна Москалькова Кызыл Хач оешмасыннан Украинадагы Русия хәрби әсирләрен яклауда ярдәм итүне сорады.