Украина сугышы аркасында Visa һәм Mastercard түләү системнары 6 марттан Русия банклары белән хезмәттәшлеген туктатачак. Бу әлеге системнарга ялганган Русия карталары – чит илдә, ә чит ил карталары Русиядә эшләмәячәк дигәнне аңлата. Элегрәк Русия банклары белән эшләвен туктатып торачагын American Express хәбәр иткән иде.
Кырымтатар җырчысы Җамала Украинага ярдәмгә 67 миллион евро җыйды
Танылган җырчы Берлинда Германиянең Евровидениегә сайлау финалында чакырылган кунак буларак чыгыш ясады. Чыгыш вакытында тамашачылар SMS хәбәрләр җибәреп тупланган акча Украинаны саклаучыларга җибәреләчәк.
Җамала кырымтатар сөргененә багышланган 1944 җырын башкарды. Бу җыры белән ул 2016 елда Евровидение бәйгесендә җиңгән иде.
"Кызганычка каршы, 1944 җыры минем өчен хәзер яңа мәгънәгә ия булды. Әмма без җиңәчәкбез. Янә җиңәчәкбез", — дип язды Җамала үзенең Instagram битендә.
"Хәзер Украинада барган хәлләр — кризис түгел. Бу — "хәрби операция" дә түгел. Бу — бер кагыйдәсез тулы масштаблы сугыш. Бүген Русия дөньяны техноген катастрофа куркынычы астына куйды.
Мин Европаның барлык илләрен Русия агрессиясенә каршы берләшергә чакырам — украиннар хәзер үз өендә нәкъ шуны эшли" дип язды җырчы.
Израиль премьер-министры Нафтали Беннет Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин белән очрашкан
BBC искәртүенчә, Беннет шаббат үти һәм моңарчы шимбә сәфәрләргә бик чыкмаган. Ләкин, премьер вәкиле сүзләренчә, кеше гомерен саклау дигәндә яһүд дине кануннары әлеге кагыйдәне бозарга рөхсәт итә.
Путин һәм Беннет Украинадагы сугыш турында сөйләшкән, очрашу 2,5 сәгать дәвам иткән.
АКШ дәүләт департаменты Кушма Штатлар ватандашларына Русиядән кичекмәстән китәргә һәм анда бару планнарыннан баш тартырга киңәш итә.