19:30 сәгатькә кыскача хәбәрләр
- Adobe ширкәте Русиядә хезмәт күрсәтми башлый. Моңа кадәр язылып өлгергән продуктлар вакыты чыкканчы эшләячәк, ләкин язылуны озайтып булмаячак.
- Русиядә теләнмәгән оешмалар исемлегенә "Важные истории" басмасы һәм OCCRP Коррупцияне өйрәнү үзәгенең "Журналистика үсеше берлеге" (JDN) кертелгән.
- Азәрбайҗанның AZAL һәм Buta Airways 6 марттан Русия шәһәрләренә рейсларны туктата.
- БМО: Украина сугышында 351 гади кеше һәлак булган һәм 107 кеше яраланган. Үлүчеләрнең 22се - балалар.
- ФСБ Русяидә ике тоткалау турында хәбәр итте. Беренчесе - Украина ватандашы. ФСБ раславынча, ул "Номан Челебиджихан кырымтатар батальоныны" әгъзасы булган һәм электр энергиясен томалауда катнашкан.
- Тагын берсе - украин радикаллары интернет төркемнәренең администраторы диләр. Аны Рязань өлкәсендә тоткарлаганнар.
- Радий Хәбиров Башкортстанда тагын хәрбинең Украинада һәлак булуы турында белдерде. Ләкин аның исеме әйтелмәде. Кичә ике кеше үлеме рәсми хәбәр ителгән иде.
- Язучы Стивен Кинг Русия нәшриятлары белән килешүләрне озайтмыйм дип белдерде.
- "Псковская губерния" редакциясенә ОМОН килгән. Анда тентү бара. Журналист һәм баш мөхәррир Денис Камалягин элемтәгә чыкмый.
Влдаимир Путин бүген "Аэрофлот"та эшләүче хатын кызлара белән очрашты.
Очрашудан ниләр әйтте:
- Русиягә каршы кертелгән санкцияләр "сугыш игълан итүгә тиң".
- Украина хакимиятләре үз ватандашларын хәрби гамәлләр барган җирдән чыгармый, алар белән "каплана".
- Русиядә хәрби хәл тәртибе "тышкы агрессия очрагында" кертелә. "Әлегә бездә андый очрак юк, булмас та дип өметләнәм".
- Путин шулай ук Русиядә протестларга чыгарга ярый, ә Украинада моның өчен аталар диде: "Күрүебезчә, без неонацилар белән эш итәбез: бездә кешеләр йөриләр, төрле фикерләр белдерәләр, либераль интеллигенциянең бер өлеше протестларга йөри. Ә анда Русиягә карата нидер әйтергә омтылучыларны тикшерүсез-нисез атып үтерә башладыдар".
- (Хәтерләсәгез, сугышка каршы протестларда берничә көн эчендә Русиядә 8 меңнән артык кеше тоткарланды.
- Әлеге "операциядә" офицерлар һәм килешү нигезендә хезмәт итүчеләр генә катнаша, бер генә "призывник" та юк. Җыеннарга чакырылган резервистларны да катнаштыру каралмаган.
Авыру балалар Z хәрефе булып тезелеп баскан
Казан хосписында ятучы авыру балалар һәм аларның ата-аналары, хезмәткәрләре "Украинада махсус операцияне" яклап флешмоб уздырган. Бу хакта Анжела Вавилова фонды сайтында әйтелә.
"Чара иртән узды. Барлыгы 60лап кеше катнашты. Алар Z хәрефенә охшатып тезелеп басты. Сул кулда без "ЛНР", "ДНР", Русия һә Татарстан байраклары тотып тордык, ә уңын - йодрыкка төйнәдек", дигән хосписка нигез салучы Владимир Вавилов.
Ул Украинада Русия гамәлләрен тулысычна хуплыйм дип белдергән.
Херсонда оккупантларга каршы урам җыены