Бүген 13 сәгатькә булган яңалыклар
- Украина Кораллы көчләре Баш штабы сугыш башланганнан бирле Русия 10 мең хәрбиен югалткан дип белдерде. Шушы ук санны Украина президенты Владимир Зеленский да 5 мартта видеомөрәҗәгатендә атады.
- Русия саклану министрлыгы Украинада 498 хәрбие үлемен раслады. Әлегә яңа саннар чыгармады. Хәрби гамәлләр барганда ике яктан да алынган мәгълүматны раслау мөмкин түгел.
- Юлия Галямина 30 тәүлеккә сак астына алынды.
- Rocksar Games ширкәте (Grand theft auto, Red Dead Redemption уеннары) Русиядә уеннар сатмый башлаган.
- Херсон шәһәренең үзәк мәйданында Русия басып алуына каршы митинг башланды. Берничә көн элек Русия саклану министрлыгы шәһәр алынды һәм ул Русия хәрбиләре контролендә дип белдергән иде.
- Русия эчке эшләр министры исә төбәкләрдә протестларга чыгуга юл куелмаячак дип белдерде һәм мондый чаралар оештыру өчен җаваплылык турында кисәтте.
- SpaceX башлыгы Илон Маск Starlink иярчен элемтәсе системы Русия матбугат чараларын томаламаячак диде. "Гафу итегез, сүз иреге дигәндә мин абсолютчы" дип язды твиттерда Маск.
- Алексей Венедиктов "Эхо Москвы" радиостанциясе баш мөхәррире вазифасыннан азат ителгән. Радиостанция ябылды, аның хезмәткәрләре эшләрен туктатты.
- "Эхо Москвы" радиосы 1 марттан томаланды. Радио 1990 елның 22 августыннан бирле эшләде.
-
Сугыш башланганнан бирле 1,2 млннан артык Украина ватандашы үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта БМО мәгълүматына сылтанып, Украинаның стратегик коммуникацияләр һәм мәгълүмати иминлек үзәге хәбәр итә.
650 меңләп кеше Польшага чыккан, калганнары Молдова, Словакия һәм Румыниягә киткән.
Сингапур Русиягә каршы чикләүләр кертте
Сингапур хакимиятләре Русиянең Украинага бәреп керүе сәбәпле Русиянең дүрт банкы - ВТБ, ВЭББ.РФ, Промсвязьбанк һәм "Россия" банклары белән килешүләр төзүне тыйды. Чикләүләр шулай ук Русия хөкүмәтенә, Русия Банкына һәм алар белән бәйле оешмалар файдасына акча җыюга китерүче хезмәтләр күрсәтүгә дә кагыла.
Моннан тыш, Сингапур Русиягә хәрби тауарлар, электроника һәм компьютер экспортлауны тыйды.
Шулай ук Samsung ширкәте дә Русиягә көнкүреш техникасы, телефоннар һәм чиплар сатуны туктатып тора.