Федерация шурасындагы Тува вәкиле Людмила Нарусова югары пулат утырышында Украинада һәлак булган Русия хәрбиләренең 96сы рекрутлар булуын белдерде. Нарусова әйтүенчә, аларны профессиональ хәрби хезмәт килешүе имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Әлеге утырыш Федерация шурасының YouTube каналында күрсәтелде.
Элегрәк Русия хакимиятләре сугышта рекрутларның катнашмавын белдергән иде. Солдат аналары комитеты исә сугыш башланыр алдыннан рекрутларны килешү имзаларга мәҗбүр итеп Украинага җибәрүләрен белдерде.
Microsoft Русиядә яңа продуктлар сатуны һәм хезмәтләр күрсәтүне туктатып тора. Бу хакта аның президенты Брэд Смит белдерде. Бу Украинадагы сугыш белән бәйле диде ул.
Аның сүзләренчә, Microsoft АКШ, Европа берлеге һәм Британия хакимиятләре белән тыгыз элемтәдә эшли һәм шунлыктан әлеге дәүләтләр керткән чикләүләр сәбәпле Русиядә үз бизнесын туктатып тора.
Бу фотолар 1 мартта төшерелгән. Ул көнне Киев янындагы Буча шәһәрендә вазгыять Украина хәрбиләре контролендә иде. Төрле урыннарда бәрелешләр дәвам итте. Русия гаскәрләре Киевка якынлашырга тырышты һәм украиннар аларга каты каршылык күрсәтте. Украина баш хәрби штабы белдерүенчә, 4 мартка Русия хәрбиләре Бучадан һәм Гостомель һава аланыннан чигенгән. Русия саклану министрлыгы Украина шәһәрләрен утка тотуын әле дә кире кагып килә. Сугыштан ниләр калуын Азатлык фотогалереясыннан карый аласыз.
БМОның Кеше хокуклары идарәсе Украида сугыш башланганнан бирле тыныч халыктан 331 кешенең һәлак булуын, 675 кешенең яралануын белдерде. Чынлыкта бу саннар күпкә зуррак булырга мөмкин дилә. Бу хакта Reuters хәбәр итә.