НАТО Украинага үз хәрбиләрен һәм сугыш очкычларын җибәрмәячәк. Бу турыда җомга Брюссельдә НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары киңәшмәсеннән соң оешманың генераль секретаре Йенс Столтенберг белдерде. Аның әйтүенчә, НАТО Русия белән сугышырга теләми, ә аның Украинадагы сугышка турыдан-туры тыкшынуы андый низаг мөмкинлеген арттыра. Шул ук вакытта НАТО Русияне Украинадагы сугышны туктатырга чакыра һәм Русия сугышны Украина чикләреннән читкә чыгарырга маташса, НАТО үз-үзен яклаячак дип белдерә.
БМОның Кеше хокуклары шурасы, Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре кылган булырга мөмкин сугыш җинаятьләрен тикшерү өчен халыкара комиссия оештыра.
Шурадагы күпчелек илләр Русия гамәлләрен хөкем итү һәм комиссия оештыру турындагы резолюцияне хуплады, Русия белән Эритрея генә каршы чыкты. Шурада барлыгы 47 ил бар. Русия вәкиле әйтүенчә, резолюцияне хуплаучылар “Украинадагы хәлләр өчен Русияне гаепләүдә бөтен ысулларны" куллана.
Комиссиянең эше ничек оештырылачагы әлегә аңлашылмый. Монда тулырак.
Украина эчке эшләр министры киңәшчкесе Антон Геращенко әсирлеккә төшкән Русия хәрбиләре исемлеген чыгарды (тулы исемлек булмаска мөмкин). Ул аларның әниләрен Польша чиге аша килеп улларын алып китәргә чакыра. Иң яшь әсиргә 19 яшь.
Украинада әсирлеккә төшкән яки һәлак булган Русия хәрбиләре фотоларын һәм видеоларын "Ищи своих" телеграм каналы чыгарып бара.
Татарстанның Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаиров Украинада республикадан тагын бер хәрби – кече сержант Станислав Герасимовның үлүен хәбәр итте.
Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та, Украинага каршы сугышта республикадан ике кешенең һәлак булуын хәбәр итте. Зианчурадан Алексей Кондратьев һәм Кырмыскалыдан Кузьма Николаев. Алар килешү белән хезмәт иткән.
2 мартта Түбән Камада Татарстаннан бу сугышның беренче корбаны Илнур Сибгатуллин җирләнгән иде.
Монда тулырак.