Украинада сугышның сигез көнендә Русия хәрбиләре һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 28 бала һәлак булган, 64е яраланган. Бу турыда Украина президентының балалар хокуклары вәкиле Дарья Герасимчук белдерде.
“Бала табу йортлары, балалар бакчалары, мәктәпләр юк ителде. Русия һөҗүмнәре барган урыннарда бер ярым миллион бала бар. Аларның кайберләре ятим, кайберләре инвалид, ашыгыч рәвештә ярдәмгә мохтаҗлар” диде Герасимчук.
Украина саклану министрлыгы Донецки өлкәсенең Волноваха шәһәре янында Русиянең Су-25 һөҗүм очкычын бәреп төшерүен белдерә. Җиргә төшкән очкыч фотосын интернетка украин блогеры Юрий Бутусов чыгарды.
Соңрак ул урыннан Русия очучысын алып китәргә килгән боралакның да бәреп төшерелүе хәбәр ителде. Боралак турындагы хәбәр әлегә расланмаган.
5 марттан S7 һава ширкәте барлык халыкара очышларны туктата, дип хәбәр ителә ширкәт матбугат хезмәтенең Telegram-каналында. S7 Airlines вәкиллекләрендә туристларга партнер һава ширкәтләре рейслары белән өйләренә кайтырга булышалар диелә. Монда тулырак.
Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Украина сугышы башланганнан бирле Русия һәм Беларусның 2,5 меңләп сайтын җимергән.
Anonymous бу турыда Twitter-да белдерде.
Дәүләт медиасы, банклар, хастаханәләр, һава аланнары, ширкәтләр һәм шулай ук Русия яклы хакерлар төркемнәренә киберһөҗүмнәр булуы әйтелә.
Хакерлар шулай ук аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән куелган хакимиятнең рәсми сайтын да “егып салуларын” белдерә.
Русия президенты Владимир Путин 24 февральдә Украинага каршы сугыш ачкач, 25 февральдә Anonymous Русия хөкүмәтенә каршы интернетта һөҗүмнәр оештырачагын игълан итте.