"Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында Канададан Алимә Сәләхетдинова белән сугыш темасына балалар, өлкән яшьтәге әти-әниләр белән ничек сөйләшергә, кампа-каршы фикерле туганнар, дуслар белән ничек элемтәләрне саклау турында фикер алыштык. Психологик яктан да ничек үзеңне сакларга дигән сорауга җавап эзләдек.
Time журналы тышлыгына Украина байрагын һәм Зеленский сүзләрен чыгарды
Тышлыктагы текст беренче мәртәбә украин телендә. "Тормыш үлемне җиңәчәк, ә дөнья – караңгылыкны", диелгән.
Украина президенты Владимир Зеленский бу сүзләрен интернет аша Европарламентка ясаган мөрәҗәгатендә әйткән иде.
Чыгарылышның төп темасы сәясәтчегә һәм аның илне саклауда катнашуына багышланган.
⚡️ "Дождь" эшен вакытлыча туктатып тора – Наталия Синдеева
Моның хакта ул каналның соңгы эфирында белдерде.
Казандагы "Пятерочка" кибете сатучысы:
"Көн саен әз-әзләп булса да бәяләр арта. Сөт ризыклары, токмач ризыклары, төрле ярмаларга, химия продукциясе беренче чиратта. Өч көн рәттән бәяләрне яңадан язып чыгабыз. Ажиотаж юк. Әмма вакытлыча була ала бу күренеш. Кешеләр күп очракта "Светофор" кебек кибетләрдә сатып алырга тырыша. Коронавирус вакытында да шундый борчылу күп булды. Әмма тауар бетмәде. Әмма доллар да үсте бит"