АвтоВАЗ машиналар җитештерүне дүрт көнгә туктатып тора
Бу карар электрон компонентлар белән тәэмин итүдә проблемнар булу сәбәпле кабул ителгән диелә.
Тольятти һәм Ижау заводларында 5 март – хезмәт хакын саклап, эштән туктап тору көне булачак. Ә 9 марттан 11 мартка кадәр буласы эштән туктап тору көннәрендә уртача хезмәт хакының өчтән икесе түләнеләчәк.
Моңа кадәр "Алабуга" махсус икътиад зонасында эшләүче "Соллерс Форд" үз эшен 3 марттан туктатуын белдергән иде.
Башка дөньякүләм машина җитештерүчеләр, шул исәптән Volvo, General Motors, Volkswagen һәм мотоцикллар чыгаручы Harley-Davidson ширкәте, Русиянең Украинага сугыш башлавы сәбәпле Русиягә тәэмин итүләрне туктатуын белдерде.
Turkish Airlines Казанга очышларын арттыра
Turkish Airlines ширкәте Казан белән Петербурга ешрак оча башлый. 5, 7 һәм 10 мартта Казанга көнгә өчәр очыш булачак. 7 марттан Екатеринбурга да көнгә өч очыш ниятләнә. Яңа ел програмы тәмалангангач, бу елның гыйнварында Екатеринбурга очышлар туктатылган иде.
Соңгы көннәрдә Казаннан Turkish Airlines белән Истанбулга очу өчен билетлар кытлыгы һәм бәяләрнең нык артуы күзәтелә. Азатлык бу хәбәрне язар алдыннан 7 мартка бизнес-класс билетлары гына калган һәм аларның бәясе 2000 евродан артык иде. 11 мартка иң арзан бәя 340 евро.
IKEA өй җиһазлары кибетләр челтәре Русия һәм Беларуста эшен туктатуын игълан итте
Казандагы IKEA кибете. Ябылу хәбәрен ишетеп халык күпләп килә башлаган.
Казанда сугышка каршы стикерлар ябыштырып та көрәшәләр
Ә сезнең мондый өндәмәләрне күргәнегез булдымы? Фотоларын төшереп безгә җибәрә аласыз.