Keçid linkləri

2026, 02 Aprel, Cümə axşamı, Bakı vaxtı 22:23
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

03:57 3.3.2022

5 марттан Тольяттидагы АвтоВАЗ заводында машиналар чыгару, детальләр җитмәү сәбәпле тукталыла, дип хәбәр итә “Ведомости” газеты.

АвтоВАЗ чыгарган машиналарның Bosch җитештергән мөһим блоклары булган микроэлектроник өлешләре җитмәскә мөмкин. 1 мартта Лада машиналарының бәясе уртача 15 процентка күтәрелгән иде.

23:42 2.3.2022

Көн саннары

  • Русия Саклану министрлыгы бүген беренче тапкыр Русия армиясенең Украинадагы югалтуларын игълан итте — 498 хәрби һәлак булган, 1597се яраланган.
  • Русия Саклану министрлыгы Украина ягындагы югалтуларны да китерә — 2870 кеше һәлак булган, 3700гә якыны яраланган диелә.
  • Украина Саклану министрлыгы исә Русия ягында 5840 һәлак булган дип белдерә.
20:14 2.3.2022

Чехиянең туңдырма җитештерүче Prima ширкәте үзенең "Рус туңдырмасы" исемле популяр туңдырмасын "Украин туңдырмасы" итеп үзгәртә

19:22 2.3.2022

Татарстан мөфтие Путинның Украинадагы сугышын хакимият кушканча бәяләде

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Украинадагы сугыш турында махсус белдерү белән чыкты. Анда "дәүләт түнтәрелешеннән соң ил неонацилар кулында, алардан шул исәптән мөселманнар да зыян күрә" диелә.

Мөфти Камил Сәмигуллин дини кешегә хас булмаган реторика куллана.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

"Көнбатыш җәмәгатьчелегенең икейөзлелекне һәм икеле стандартларны калдырып, үз гамәлләрендә эзлекле булуын теләр идек: ни өчен Европа акланмаган һөҗүмнәргә дучар ителгән Гыйрак, Либия һәм Фәләстин кебек мөселман илләрен дә, бүгенге кебек, сәяси һәм икътисади санкцияләр ярдәмендә якламады? Украинадагы низаг узган атнада башланмады. Ул сигез ел дәвам итә. Дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Украина неонацилар кулына килеп керде. Аларның кешелексез гамәлләреннән бөтен конфессияләрнең вәкилләре, шул исәптән мөселманнар да зарар күрә" диелә белдерүдә.

Аның бу сүзләрендә мөфтинең әлеге белдерүен дәүләт пропагандасы кулланган алымнарга нигезләнеп язуы күренә.

Шул ук вакытта нәзарәт һәр йортта иминлек өчен дога кылырга чакырган һәм Украина халкына тынычлык һәм чәчәк ату теләгән.

Davamı

XS
SM
MD
LG