NBC: Путин Украинадагы "махсус операция" барышы белән канәгать түгел
Американың NBC каналы үз чыганакларына таянып, Путин Украинадагы "махсус операция" барышы белән канәгать түгел, аның үз кешеләренә карата еш кына "ярсып чыгу" очраклары була, дип хәбәр итте.
Американың дүрт белгече NBC каналына сөйләвенчә, Путинның "психик тайпылышлары" турында төгәл мәгълүмат юк, ләкин аның хәзерге үз-үзен тотышы элекке кебек түгел.
NBC чыганаклары фикеренчә, Путин Украинадагы хәлләр турында дөрес мәгълүмат алмый. Белгечләр ул анда тагы да җитдирәк адымнарга барырга мөмкин дип борчыла.
Бүген Түбән Камада Украинадагы сугышта һәлак булган татар егете Илнур Сибгатуллин белән хушлаштылар. Ул мөселман зиратында җирләнде. Илнур Украинадагы сугышның Татарстаннан беренче корбаны.
160тан артык Нобель бүләге иясе Украинаны яклап ачык хат язды
Алар Русия гаскәрләрен Украинадан кичекмәстән чыгарырга таләп итә. Инглиз, рус, украин телләрендәге хат Nobel Campaigns сайтында урнаштырылган.
"Наци Германиясе охшаш алымнар кулланып 1939 елда Польша һәм 1941 елда Совет берлегенә һөҗүм иткән кебек, Путин җитәкчелегендәге Русия хөкүмәте күрше дәүләткә, Украинага каршы акланмаган хәрби агрессия башлады (моңа сугыштан башка сүз юк). Без сүзләрне җентекләп сайлыйбыз, чөнки Русия халкының бу агрессиядә роль уйнавына ышанмыйбыз", диелә хатта.
"Русиянең бәреп керүе БМО низамнамәсен тупас рәвештә боза, әлеге низамнамәдә "Оешманың барлык әгьзалары да халыкара мөнәсәбәтләрдә теләсә нинди дәуләтнең территориаль бөтенлегенә яки сәяси бәйсезлегенә янаулардан яисә көч кулланудан тыелырга тиеш" диелә хатта.
Әлеге агрессия гамәле Русияне һәм башка илләрне Украинаның суверенитетын, бәйсезлеген һәм гамәлдәге чикләрен хөрмәт итәргә мәҗбүр итүче 1994 елгы Будапешт меморандумын игътибарсыз калдыра, дип искә төшерә лауреатлар.
"Русиянең иминлек турындагы шөбһәләрен БМО низамнамәсе, 1975 елгы Хельсинки акты һәм 1990 елгы Париж хартиясе кысаларда канәгатьләндереп була иде. Президент Путин һәм аның иярченнәре кебек сугыш башлау – бу киләчәккә таба хаталы, канлы һәм мәгънәсез юл. Русиянең бәреп керүе Русиянең халыкара абруен дистә елларга таплады. Ул аның икътисади үсешенә киртәләрнең, халкы өчен кыенлыкларның чыганагы булачак. Русиягә салынган санкцияләр талантлы һәм хезмәт сөючән русиялеләрнең дөнья буйлап хәрәкәт итү иреген чикләячәк. Нигә хәзер Русия белән дөнья арасында дивар торгызырга?" дип борчыла авторлар.
Хат авторлары агрессияне туктатырга, Украинадагы гаскәрләрне чыгарырга чакыра. Мөрәҗәгатьне Нобель премиясенең барлык номинацияләреннән 160тан артык лауреаты имзалаган.
Социологлар: Украина халкының 80 проценты илне корал белән якларга әзер
“Рейтинг” социология төркеме уздырган сораштыруда катнашканнарның 80 проценты Русия һөҗүменә корал белән каршы торырга әзерлеген белдергән. 2020 елгы сораштыруда андыйлар өлеше 59 процент булган.
Ватаннарын Корал белән якларга әзер булганнар ир-егетләр арасында 90 процент, хатын-кызлар арасында 70 процент диелә.
Илнең көнбатышында һәм үзәгендә корал алырга әзерләр күбрәк, көнчыгыш һәм көньякта азрак диелә. Әмма көньякта да корал белән сугышырга әзерләр 80 процентка якын, көнчыгышта — 60 процент.
1 мартта уздырылган сораштыруда бар ил буйлап 1200 кеше катнашкан, аларның барысы да 18 яшьтән яшьтән өлкәнрәк.