Netflix Русиянең федераль каналларын трансляцияләүдән баш тарткан
1 марттан Netflix Русиянең 20 каналын, шул исәптән "Беренче канал", "Россия-1", "Домашний", "МузТВ" һәм "Спас" каналларын күрсәтә башларга тиеш иде.
"Агымдагы вазгыятьне исәпкә алып, без бу каналларны әлегә хезмәткә өстәмәскә булдык", - дип белдерә Netflix.
2021 елның декабрендә Роскомнадзор Netflix стриминг платформасын аудиовизуаль хезмәтләр реестрына өстәде, чөнки аның Русиядәге аудиториясе тәүлегенә 100 мең кулланучыдан артып китте. Канун нигезендә ул 20 федераль каналны трансляцияләргә тиеш.
Элегрәк Warner Bros. һәм Sony ширкәтләре "Бэтмен" и "Морбиус" фильмнарын Русиядә күрсәтүдән баш тарткан иде. Моннан тыш, The Walt Disney Company да үз фильмнарын Русия кинотеатрларында күрсәтүне туктатты – мәсәлән, Pixar анимация студиясенең "Мин кызарам" мультфильмы релизы билгесез вакытка кичектерелгән.
28 февраль Русия кулланучылары Spotify һәм Netflix онлайн платформаларына "Тинькофф", Сбер һәм Альфа-банк карталары аша язылып булмавына зарлана башлады. Банкларның матбугат хезмәте моны халыкара санкцияләр белән аңлата.
Русия һәм Беларус спортчылары ISU ярышларында катнаша алмаячак
Тимераякта йөгерүчеләрнең халыкара берлеге (ISU) Украинадагы сугыш аркасында Русия һәм Беларус спортчыларын ярышларыннан читләштерде.
Шулай итеп, бу илнең спортчылары фигуралы шуу, тимераякта шуу һәм шорт-трек ярышларында катнаша алмаячак.
Кичә тарафлар арасында сөйләшүләр узуга карамастан, Украина шәһәрләрен утка тоту дәвам итә. Бүген итәнге 8дә Харьков үзәге утка тотылган. Ирек мәйданында урнашкан шәһәр администрациясе бинасы янында ракет яки туп ядрәсе төшеп шартлаган.
Һөҗүмнән соң шәһәр менә шушы хәлгә килгән:
Корбаннар турында әлегә хәбәр ителми.
Илфат Фәйзрахманов: "8 еллык Донбасс тормышына килгәндә, кем белгән кем анда котырткан"
Язма журналист, "Безнең Гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов фейсбугыннан алынды:
"Миңа гел 8 ел элек кайда булдың, дигән сорауны язалар. Аңлатып ардым. Юкса, мин берәүне дә акламыйм, сугышка протест белдерәм. Мин гомер буе гражданлык позициям белән яшәдем, журналист профессиясе өчен куелган бурычларны үтәп, тормышымны куркыныч астына куеп яшәдем. Әйе, миңа янаулар да булды, озак гомерем калмаганын да искәрттеләр, судларны күп күрдем. Һәм мине монда ниндидер диван телевизор экспертлары оялтырга тырыша. Минем аңлатмамны, соравымны колакларына элмиләр, менә кукраеп йөрмәсен, Илфат Фәйзрахмановны акылга утырттым, дип олуг җиңү яуладым, дип масаясы бар ич. Юк, мине җиңә әлмассыз. Оялырлык гамәлләр кылмадым, артка борылып карыйм да., гамәлләрем белән горурланам.
Бүген бер танышым әй, бу бит Америка белән Русия сугышы, анда безнең армия генә сугыша ич, ди,. Мин, синең кешең армиядә түгелме, дим? Хәрбиләр җүләр приказ үти, башкача булдыра алмый, хәрбиләр кемнеңдер газизе. Менә ахырзаман, кеше кайгысы кештәктә. Сугыш теләүчеләр, мәет козгыннары ул. Озак көтәсе түгел, сезнең башларыгызда да эволюция үтәр, аңларсыз. Миңа биргән сорауларыгызны үзегезгә бирерсез. Ә бүген атом бомбасы белән яныйлар, Америка түгел, без яныйбыз. Аңлыйсызмы, мине оялтучылар? Атом бомбасы белән янаучы ул суицид кешесе. Сез сугышны алга таба да яклыйсызмы? Сугышны туктатырга таләп итегез сез дә.
Алайса ник Кытайда татарларның, уйгурларның геноцидына каршы чыкмыйсыз, урысларны, хохолләрны коткарырга җан атасыз. Боларны коткарасы юк. 8 еллык Донбасс тормышына килгәндә, кем белгән кем анда котырткан...
Бүген күрсәтәбез күрмешегезне дип танк белән таптарга түгел, сөйләшергә, килешергә кирәк...
Инде 8 ел кайда булдың диючеләргә, бу рәсем психология буенча вуз дәреслегеннән. Анда сезгә психолог характеристика бирә, мин түгел.
Рәхмәт".