Warner Bros. яңа "Бэтмен" фильмын Русиядә күрсәтмәячәк
Walt Disney ширкәтенең Русия кинотеатрларында фильмнар күрсәтмәү карарына Warner Bros. студиясе дә кушылды. Аерым алганда, иртәгә кинода чыгарга тиешле һәм елның иң көтелгән фильмнарның берсе булган "Бэтмен" фильмы Русиядә күрсәтелмәячәк.
Бу чикләүләргә Sony Pictures ширкәте дә кушыла, Русиядә үз премьералар күрсәтүен туктата.
Mastercard санкцияләр аркасында берничә Русия банкын үз системыннан сүндергән
Ширкәт хәбәрендә нинди банклар турында сүз барганы әйтелми.
Япония Путин, Медведев, Лавровка каршы санкцияләр кертә
Санкцияләр шулай ук Русия саклану министры Сергей Шойгу, Русия иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев, Генштаб башлыгы Валерий Герасимовка карый.
Моннан тыш Япония 49 Русия ширкәте һәм дәүләт структурасы өчен экспорт чикләүләрен раслады. Алар арасында ФСБ, ГРУ, СВР, МиГ, "Ростех", МФТИ бар.