Keçid linkləri

2026, 03 Aprel, Cümə, Bakı vaxtı 23:22
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:59 28.2.2022

The Times: Киевта ЧВК Вагнерның 400ләп кешесе бар

Британиянең The Times басмасы Киевта Кремль кушуы буенча 400дән артык ЧВК Вагнер ялланган сугышчысы булуын белдерә. Аларның максаты булып Украина президенты Зеленскийны үтерү тора, ди басма. The Times чыганакларына күрә, украин хакимияте моның хакта 26 февраль көнне белгән, шуннан соң Киевта комендант сәгате шартлары кырыслатылган.

09:55 28.2.2022

Сугышның бишенче көне. Киев шәһәр администрациясе хәбәре:

  • Төн тыныч узган, диверсион төркемнәр белән берничә бәрелеш булып алган.
  • Иртәнге 8дә (Казан вакыты белән 9да) шәһәрдә азык-төлек кибетләре эшли башлаячак.
  • Урамнарда ныгытмалар, танкларга каршы җайланмалар урнаштырылган.
  • Комендант шәһәре гамәлдә кала, 28 февраль көнне ул 22:00дән 7:00гә кадәр дәвам итәчәк.
03:26 28.2.2022

Украина Русия хәрби техникасын “Байрактар” дроннары белән шартлата

Украина илгә бәреп кергән Русия хәрби техникасын Төкриядә ясалган “Байрактар” дроннары белән юк итү видеоларын интернетка чыгара.

Бу видеода Русиянең “Бук” ракетларын юк итәләр. Шартлаудан Русиянең күп кенә хәрбиләре җиргә егылуы да күренә. 2014 елда Русия ярдәмендә хакимияткә каршы сугышучы фетнәчеләр контролендәге “ДНР” күгендә “Бук” ракеты белән Малайзиянең юлчылык очкычы бәреп төшерелде, 298 кеше, шул исәптән 80 бала һәлак булды. Аның өчен Русия хәрбиләре гаепләнә.

01:12 28.2.2022

Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре, һава десанты бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм басып алучыларга каршылык күрсәтә. Бу турыда безнең фотогалереяны карагыз.

Davamı

XS
SM
MD
LG