Путинның Украинага каршы ачкан сугышына ризасызлык белдерергә атна ахырында дөньяның төрле илләрендә күп меңләгән кеше. Бу протест чаралары Азатлык фотогалереясында.
Әсирлеккә төшкән Русия хәрбиләре күнегүләргә барабыз дип алданганнарын әйтә
Украина эчке эшләр министрлыгы "Ищи своих" дип аталган яңа Telegram канал булдырды һәм анда әсирлеккә төшкән, яраланган, һәлак булган Русия хәрбиләренең видеоларын чыгарып барачагын белдерде. Уллары, туганнары Русия гаскәрендә булганнар аларны шушы канал аша табарга мөмкин диелә. Бу видеода Русия солдатларыннан сорау алу төшерелгән. Алардан Украина хәрбиләре сорау ала. Видеоның кайда, кайчан һәм кем тарафыннан төшерелүе билгесез.
Якшәмбе киченә төп хәбәрләр:
- Русия саклану министрлыгы беренче тапкыр Русия ягыннан корбаннар булуын хәбәр итте. Украина моңарчы һөҗүм итүчеләрдән 4,5 меңгә якын кеше үтерелгән дигән иде.
- Украина белән Русия беларус-украин чигендә сөйләшүләр оештырырга килеште.
- Европа берлеге тулысынча үз һава киңлеген Русия һава ширкәтләренә яба һәм үз илләрендә Russia Today белән Sputnik эшен тыя.
- Германия канцлеры Олаф Шольц Украинага һөҗүме Русия халкы сугышы түгел, "Путин сугышы" диде, һәм Кремль белән сөйләшүләрдән баш тартмавын әйтте.
- Төркия Босфор һәм Дарданелла бугазларын Русия һәм Украина хәрби кораблары өчен яба.
- Сугышны туктату турында петицияне 900 меңнән артык кеше имзалаган.
Telegramга нигез салучы Павел Дуров Русия һәм Украинадагы каналлар эшен чикләмәскә булган. "Күпчелек кулланучылар низаг чорында каналларны ябу турында карар кабул итмәүне сорады, чөнки без алар өчен бердәнбер мәгълүмат чыганагы", диде ул.