Зеленский тагын Путинны сөйләшергә чакыра
Украина президенты Владимир Зеленский, кешеләрнең үлүен туктату өчен, Русия президенты Владимир Путинны сөйләшүгә чакырды.
Җомга көнне чираттагы мөрәҗәгатендә Зеленскийның шундый тәкъдим ясавын хәбәр итә Укринформ.
— Тагын бер мәртәбә Русия федерациясе президентына мөрәҗәгать итәргә телим. Украинаның бөтен җирләрендә бәрелешләр бара. Әйдәгез, кешеләрнең үлүен туктату өчен, сөйләшүләр өстәле янына утырыйк, — дигән Украина президенты.
Дөнья банкы Украинага ашыгыч ярдәм әзерли
Дөнья банкы Украинага ашыгыч ярдәм бирергә әзер һәм мондый ярдәмнең төрләрен карый, шулай ук тиз арада финанслауны әзерли.
— Украинада баручы вакыйгаларның нәтиҗәсе булган, шок хәленә китерүче көч кулланулар һәм кешеләрнең үлеменнән Дөнья банкының коты алына. Без Украинаның күптәнге партнерлары һәм әлеге кискен мизгелдә аның халкын яклыйбыз, — дип язды Дөнья банкы президенты Дэвид Малпасс махсус мөрәҗәгатендә.
Монда тулырак.
Казан галимнәре Украинага каршы сугышка протест хатын имзалады
КНИТУ профессоры, химия фәннәре кандидаты Галина Булидорова, КФУ өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Ольга Козлова, КФУның кече фәнни хезмәткәре Нурислам Шәйхетдинов галимнәр һәм фән турында язучы журналистларның Украинага каршы сугышка протест белдереп язган ачык хатына кул куйды.
Ачык хатны инде 400гә якын галим имзалады. Алар арасында танылган татар галиме Роальд Сәгъдиев тә бар.
Хатта, аерым алганда, сугыш өчен ниндидер акылга сыешлы аклаулар юк, Украина безнең ил иминлегенә янамый, диелә.
— Без Украина дәүләтчелеген хөрмәт итәбез, ул чыннан да эшләүче демократия институтларына нигезләнә. Без күршеләребезнең Европаны сайлавына аңлыйбыз. Сугыш башлап, Русия үзен халыкара изоляциягә калдырды. Димәк, галимнәр хәзер үз эшләре белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнә алмаячак. Русиянең дөньядан аерып куелуы безнең илнең алга таба мәдәни һәм технологияләр ягыннан артка тәгәрәвенә, уңай перспективаларның бөтенләй булмавына китерәчәк. Украинага каршы сугыш – беркая да илтми торган адым" дип яза галимнәр.
Төркия Русия хәрби кораблары өчен Босфорның тулысынча ук ябылмаячагын белдерде
Украина Босфор һәм Чанаккале бугазлары аша Русия корабларын уздырмауны сорап, Төркиягә мөрәҗәгать иткән иде.
— Төркия хәрби корабларның бугазлардан үтүен чикли ала. Әмма Монтрё конвенциясе сугышта катнашучы илләрнең көймәләренең үз базаларына әйләнеп кайта алуын да күз уңында тота, һәм бу аларга рөхсәт ителергә тиеш, — дип белдерде Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу.
1936 елгы Монтрё конвенциясендә Төркия контролендәге бугазлар аша нинди корабларның нинди шартларда уза алуы билгеләнгән.
Тулырак биредә укый аласыз.