Халыкара спорт ярышлары Русиядән китә
- Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпле быел Петербурда узарга тиеш булган Чемпионнар лигасы финалы Парижга күчерелә. Бу карарны бүген UEFA кабул итте.
- Англиянең "Манчестер Юнайтед" футбол клубы үз иганәчеләрнең берсе - "Аэрофлот" белән килешүен өзде.
- Германиянең " Шальке-04 футбол клубы күптәнге иганәчесе "Газпром" логотибын үз формасыннан ала.
- Халыкара чаңгы спорты федерациясе дә 2021/22 елгы Дөнья Касәсе ярышларының Русиядә узасы этапларын үткәрүдән баш тартуы турында белдерде.
- "Формула-1" узышларының Русия этабы гамәлдән чыгарылды
- FINA Казанда синхрон йөзү һәм суга сикерүдә Дөнья сериясе этапларын һәм Петербурда Русиянең су полосы җыелмасы уенын гамәлдән чыгарды.
Сәясәтче Юлия Галәмина Русиядә халыкның күпчелеге сугышка каршы, тик пропаганда йокламый дип язып чыкты:
Русиянең сугыш башлавына протестлар төрле яктан килә. Финляндиянең “Йокерит” хоккей такымы Гагарин касәсенең 2021-2022 ел мизгеле уеннарында катнашудан баш тартты. Бу турыда Кыйтга хоккей лигасы сайтында хәбәр ителә. Баш тарту клубның химаячеләре китү белән аңлатыла. “Йокерит”ның җанатарлары бу уеннарда катнашу бөтен клубның абруена бик зур тап төшерә, киләчәктә аның абруе беркайчан да акланмаска мөмкин, дип белдергән диелә. Финляндия такымы Русиянең “Спартак” такымы белән уйнарга тиеш иде.
Чернобыльдә нурланыш арткан
Чернобыльдә нурланыш дәрәҗәсенең артуы теркәлгән. Бу турыда Украина дәүләт атом-төш идарәсе хәбәр итә.
Идарә белдерүенчә, 1986 елгы казадан соң ябылган һәм саркофаг белән капланган элекке атом электр станциясенә якын урыннарда автомат күзәтү системы нурланышның шактый артуын күрсәткән.
Идарә белдерүенчә, бу төбәкне Русия хәрбиләре басып алу сәбәпле, нурланышның нигә артуын ачыклау мөмкин түгел.
24 февраль кичендә Украина премьер-министры Денис Шмигаль Чернобыль атом электр станциясен Беларустан бәреп кергән Русия хәрбиләре басып алуын белдергән иде.