Keçid linkləri

2026, 05 Aprel, bazar, Bakı vaxtı 00:15
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

13:08 25.2.2022

Ростуризм: Һава аланнары ябылу сәбәпле Русия шәһәрләреннән 150 меңләп турист очып китә алмый

Русия Туризм федераль агентлыгы, һава аланнары ябылу сәбәпле, Русия төбәкләрендә 150 меңләп турист калуын, аларның 2 мартка кадәр очып китә алмаячагын хәбәр итте.

Ростуризм мәгълүматларына күрә, алар арасында юллама сатып алган 25 мең турист бар, сәяхәтчеләрнең күпчелек өлеше аннексияләнгән Кырымда һәм Краснодар краенда кала.

Элегрәк Русиянең Украинага һөҗүме нәтиҗәсендә, илдә кайбер очышлар туктатылуы хәбәр ителгән иде.

Казаннан да берничә очыш туктатылды, аерым алганда Минеральные воды, Сочи һәм Шарм-әш-Шәйхка очкычлар вакытлыча очмый.

Тулырак биредә укый аласыз.

13:07 25.2.2022

Росавиация: Русия Британиягә бәйле яки Британиядә теркәлгән очкычларны илгә очып килүен һәм транзитын тыя

Бу чикләү Британиянең Аэрофлотка караган санкцияләргә җавап буларак кабул ителә.

Авиация белән кызыксынучы журналист Алексей Пивоваров британ һава ширкәтләренә тразит та тыела икән, алар транс-себер маршрутын куллана алмаячаклар ди. "Бу Төньяк Европадан Ерак Көнчыгышка иң кыска юл булып тора һәм Лондоннан/Лондонга очучы дистәләргән очкыч аны көн саен куллана", ди ул.

11:41 25.2.2022

11:18 25.2.2022
Земфира, архив фотосы
Земфира, архив фотосы

Җырчы Земфира сугышка каршы чыкты

24 февраль кичендә Мәскәүдә узган концертында җырчы Земфира "бездә барыбызда да җиңел булмаган көн булды" дигән һәм "Атмагыз" ("Не стреляйте") җырын башкарган.

Төнлә исә җырчы социаль челтәрләрдә "миңа моңсу, авыр, мин елыйм, мин сугышны теләмим. Һәм мин куркак түгел" дип язып чыккан.

Davamı

XS
SM
MD
LG