Равил Гайнетдин җомга намазында мөселманнарны тынычлык сорап дога кылырга чакырды
Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан халкын бердәм рәвештә Путинның сугыш башлау карарын хупларга чакырган Рөстәм Миңнехановтан аермалы буларак, мөселманнарны тынычлык өчен догада берләшергә чакырды.
— Корбаннар булмасын өчен, сезне бердәм һәм тыныч булып калырга, тынычлык өчен догада тупланырга, Аллаһ Тәгаләдән кешеләрнең гомерләрен саклауны һәм халыклар арасында туганлык бәйләнешләренең яңаруын сорарга чакырам, — диде Гайнетдин.
Мөфти мөселманнарның Аллаһ Тәгаләдән иң куркыныч сценарийга — зур сугышка юл куймавын соравын белдерде һәм бүгенге җомга намазында барлык дин әһелләрен, барлык мөселман өммәтен тынычлык сорап дога кылырга чакырды.
Казанда Украина сугышына каршы чыгучыларны тоткарладылар
Казанның Бауман урамына дистәләрчә кеше җыелып, Украинага каршы сугыш башлауга ризасызлык белдерде. Чара башланганчыга кадәр урам башындагы Тукай мәйданына берничә полиция машинасы килеп туктады. Алар килгәнче үк мәйдан янындагы коймага кемдер "Нет войне!!!" дип язарга өлгергән иде.
Шаһитләр әйтүенчә, полиция биш минут эчендә кимендә 20 кешене тоткарлаган. Тротуардагы махсус микроавтобусларга шикле күренгән кешеләрне алып киттеләр ди бу хәлне күргәннәр. Бу турыда безнең фотогалереяны карагыз.
Милан шәһәре мэры, Ла Скала театрының багучылар шурасы рәисе Джузеппе Сала, әгәр Русия дирижеры һәм Мариин театры җитәкчесе Валерий Гергиев Украинага каршы сугышны тәнкыйтьләп чыкмаса, аның театрда март аена билгеләнгән операсы куелмаячак, дип белдерде. Гергиев Русия президенты Владимир Путинның тарафдары санала, президент сайлауда аның ышанычлысы булган һәм аның кулыннан Александр Невский ордены алган кеше.
Байден АКШ санкцияләрен игълан итте
АКШ президенты Джо Байден американнарга мөрәҗәгатьтә АКШ һәм аның беректәшләре Русия бизнесына доллар, евро, фунт һәм иена белән финанс операцияләре башкару мөмкинлеген чикләячәк дип белдерде.
Моннан тыш АКШ Сбербанк, ВТБ, "Открытие", Совкомбанк, Новикомбанк, Газпромбанк банкларына каршы санкцияләр кертәчәк.
Тагын бер чара буларак, Русиягә югары технологияләр экспортын чикләү аталды. Экспорт чикләүләре галәмне өйрәнү өлкәсенә дә кагылачак.
АКШ гаскәре Украиналагы сугышта катнашмаячак, дип ышандырды Байден. Шул ук вакытта АКШ Эстония, Румыния, Польша һәм Литва кебек илләрне хәрби яктан көчәйтәчәк. Моннан тыш, Германиягә АКШның өстәмә гаскәрләре җибәреләчәк.