Канада Русиягә каршы чикләүләр игълан итте
Канада премьер-министры Джастин Трюдо Русиянең Украинага һөҗүмен гаделсез дип атады һәм аның авыр нәтиҗәләргә китерәчәген белдерде.
Канада 58 кешегә каршы чикләүләр кертә, алар арасында Русия иминлек шурасы әгъзалары: Русия саклану министры Сергей Шойгу һәм финанс министры Антон Силуанов бар.
Моннан тыш Канада Русиягә бирелгән барлык экспорт рөхсәтләрен кире кага.
Русиядә 44 шәһәрдә сугышка каршы узган протест чараларында кимендә 852 кеше тоткарланган
Моның хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә (Русиядә ул теркәлмәгән оешмалар-ят агентлар исемлегенә керә). Оешма мәгълүматына күрә, Мәскәүдә генә 600гә якын кеше тоткарланган. Русия эчке эшләр министрлыгы Мәскәүдә 600 тоткарлау турында хәбәр итә.
Екатеринбур һәм Новосибирскида сугышка каршы митинглар узды
Русиянең төрле шәһәрләрендә Украинага каршы махсус хәрби операция башлануын тәнкыйтьләп каршылык чаралары: пикетлар һәм митинглар уза.
Екатеринбур шәһәрендә яшәүчеләр Русиянең Украинадагы хәрби хәрәкәтләренә протест белдерү өчен шәһәрнең төп мәйданына чыкты, бу хакта Екатеринбурның мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Көндезге сәгатьләрдә башта шәһәр хакимияте каршында ялгыз пикетлар узган, кичкә таба каршылык күрсәтүчеләр саны арткан. Протест чарасында ике йөзләп кеше катнашкан диелә. Митинг хакимиятләр белән килештерелмәгән.
Протест белдерүчеләр арасында “Сугышка – юк”, “Мин сугыш сайламадым” дигән шигарьләр күтәрелгән. Соңрак полиция митингта катнашкан аерым бер кешеләрнең документларын тикшерүне һәм киңкүләм тоткарлауларны башлаган, чара куып таратылган.
24 февральдә Новосибирски үзәгендә дә Украина белән сугышка каршы ялгыз пикетлар узды. “Коалиция Новосибирск 2020” Telegram-каналы полициянең Ленин мәйданындагы каршылык чарасына чыгучыларны куып таратуын итте.
“ОВД-Инфо” хокук яклау проекты (Русиядә “ят агент” дип танылды) мәгълүматына күрә, Русиянең төрле шәһәрләрендә Украинага һөҗүмгә каршы узган пикетларда һәм башка чараларда 100дән артык кешене тоткарлаганнар.
Русиянең Федерация шурасы спикеры Валентина Матвиенко Украинадагы “махсус хәрби операциягә” каршы чыгучы русияләрне тәнкыйтьләде, алар Русия иминлеге турында түгел, “үзләренең хәзерге минуттагы проблемнары” турында уйлый, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Казанда да Украинадагы сугышка каршы протест чарасы уза. Унлап кеше тоткарланган дип хәбәр ителә.