14:00га соңгы төп хәбәрләр:
- Украина Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне тулысынча өзүен белдерде.
- НАТО Русия һөҗүм өчен "зур икътисади һәм сәяси бәя түләячәк" дип белдерде.
- Зеленский Югары радага гомум мобилизация турында канун өлгесен кертте.
- Роскомнадзор медиа чараларыннан сугыш турында бары тик рәсми Русия чыганакларына нигезләнеп язарга таләп итте.
- Русия президентының сүзчесе Дмитрий Песков Русиянең "идеаль" максаты дип Украинаны "нацистлардан чистарту" дип атады.
Украина хәрбиләре Харьков ягында каты бәрелешләр баруын, Русия хәрбиләренең үтерелүен, техниканың юк ителүен белдерә.
Украина хәрби көчләренең баш идарәсе Украина гаскәрләренең бүген урыс армиясе басып алган Мариуполь һәм Счастье шәһәрләрен кире кайтаруын белдерде.
“Дошманның кимендә 6 очкычы 2 боралагы, дистәләрчә броняланган хәрби техникасы юк ителде”, диелә белдерүдә.
Херсон юнәлешендә вазгыять авыр, әмма Украина хәрбиләре агрессорга каршылыкны дәвам итә диелә.
Чернигов өлкәсендә дә дошман көчләре туктатылуы хәбәр ителә.
Украина хәрби көчләре илне саклауны тотрыклы рәвештә дәвам итә дип белдерә Украина хәрби көчләренең баш идарәсе Facebook-та
Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Русиянең Украинага һөҗүмен "басып алу сугышы" дип атады. Ул моны Twitter-да язды.
Ул Путинны Украинага каршы сугыш башлауда гаепләде.
"Украинаның тыныч шәһәрләренә һөҗүмнәр дәвам итә. Бу - басып алу сугышы", дип язды Кулеба.
Миңнеханов Путин карарына теләктәшлек белдерергә өндәде
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинага Русиянең һөҗүме уңаеннан татарстаннарга мөрәҗәгать итеп, "без бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш", диде.
Миңнеханов да Украинаның көньяк-көнчыгышында "урыс халкы геноциды дәвам иткәне", "Киев режимы ягыннан Русия иминлегенә куркыныч янаганы", "Украинаның Мински килешүләрен үтәүдән баш тартуы" дигән ялган тезисларны кабатлады. Моңарчы андый белдерүләрне Русия президенты Путин ясаган иде.
— Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануына, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки: без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез, — диде Миңнеханов.