Keçid linkləri

2026, 06 Aprel, Bazar ertəsi, Bakı vaxtı 07:00
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

14:01 24.2.2022

Украина президенты Владимир Зеленский Русиянең Украинага каршы һөҗүм башлау сәбәпле дөнья лидерларын Путинга каршы коалиция төзергә өндәде.

Зеленский твиттерда АКШ президенты Джо Байденга, Германия канцлеры Олаф Шольцка, Британия премьер-министры Борис Джонсонга һәм башка Көнбатыш лидерларына язды һәм кичекмәстән Путинны туктатырга чакырды.

"Мин Путинны, Украинага һәм дөньяга каршы сугышны кичекмәстән туктатырга чакырам. Путинга каршы коалиция булдырыйк. Тиз арада санкцияләр, ә Украинага саклану һәм финанс ярдәме. Һава киңлеген ябу. Дөнья Русияне тынычлыкка мәҗбүр итәргә тиеш", дип язды Зеленский.

13:58 24.2.2022

13:36 24.2.2022

Украина Русия белән барлык дипломатик мөнәсәбәтләрне өзгән. Моның хакта ил президенты Владимир Зеленский белдерде.

Үзенең чираттагы белдерүендә Зеленский Украина гаскәре авыр көрәш алып баруын, "Донбасста һәм көнчыгышта, төньякта, көньякта һөҗүмнәрдән" яклануын әйтте. "Дошман зур югалтуларга дучар булды", диде ул.

13:07 24.2.2022

Украина саклану министрлыгы илнең көнчыгышындагы Крамоторски шәһәре янында Русиянең алтынчы очкычын бәреп төшерүен белдерә. Бу турыда Укринформ агентылыгы хәбәр итте.

Элегрәк министрлык Русиянең Украинага һөҗүм иткән биш очкычы һәм ике танкы юк ителүе турында белдергән иде.

Davamı

XS
SM
MD
LG