"Евровидение-2016" бәйгесе җиңүчесе, кырымтатар җырчысы Җамала балаларын алып Киевтән китте
"24 февраль төнлә без балалар белән Киевтан чыгып киттек, дүрт тәүлек диярлек машинада, кая туры килсә шунда туктап хәл алып, юлда уздырдык. Миллионлаган хатын-кыз һәм балалар, фатирларын, әйберләрен ташлап, ирләрен илне сакларга калдырып, балаларын снарядлардан коткарыр өчен кача" дип язган Җамала Instagram-дагы сәхифәсендә.
Аның сүзләренчә, сугыш башланганнан бирле Украинада 16 бала һәлак булган, 200гә якын бала яраланган. Киев халкы бомбалардан качып утырган метрода алты бала дөньяга килде, дип яза җырчы.
Җамала үзенең язмасында русияләргә мөрәҗәгать итеп, дәшми тормаска, мәйданнарга чыгарга һәм сугышны туктатырга өнди.
Харьковка һөҗүмнән соң Украина президенты Владимир Зеленский Русияне "террорчы дәүләт" дип атады
Шәһәр хакимиятләре мәгълүматына күрә, бу һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә ун кеше үлгән. Харьковта дүшәмбе һәм сишәмбе көнне булган башка атышларда да тыныч халыкның һәлак булуы билгеле. Үлүчеләрнең берсе – Һиндстан студенты.
Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия гаскәренең Украина җирләрендәге махсус операция дип аталучы һөҗүменең "куелган максатларга ирешкәнгә кадәр" дәвам итәчәген белдерде. Аның сүзләренчә, гаскәр "югары төгәллекле коралдан бары тик хәрби объектларга гына" һөҗүм итә.
Шул ук вакытта снарядлар һәм ракетларның торак йортларга һәм сивил объектларга да эләгүенең күпсанлы дәлилләре бар. Украина тарафының рәсми мәгълүматларына күрә, йөзләрчә тыныч халык һәлак булган.
Путинның дусты саналган Жерар Депардье сугышка каршы булуын белдерде
Владимир Путин белән тыгыз бәйләнеше белән танылган француз актеры Жерар Депардье Украинадагы сугышка каршы булуын белдерде. France Presse хәбәрчесенә Депардье: "Русия һәм Украина һәрвакыт тугандаш илләр иде. Бу туганнар сугышы. Шуны әйтергә телим: атышны туктатыгыз һәм сөйләшүләр башлагыз."
Бер ай элек, Украина тирәсендә низаг куера барганда, Депардье Путин белән фотосын социаль челтәрләргә урнаштырды, һәм Франция телевидениесенә биргән әңгәмәдә: "Владимирга тимәгез" дигән иде.
2013 елда, Депардье салымны арттыруга протест йөзеннән Франциядән китте (соңрак ул кире кайтты). Путин Русиядә популяр актерга Русия ватандашлыгы бирде.
Кырымтатар Мәҗлесе Русияне террорчы ил дип танырга чакырды
"Кырымтатар Мәҗлесе халыкара җәмәгатьчелекне Русияне террорчы ил, ә аның хәрби-сәяси җитәкчелеген халыкара җинаятьчеләр дип танырга чакыра", - диелә Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров ясаган белдерүдә.
Мәҗлес НАТО, АКШ һәм Европа берлеген Украина күген ябарга һәм Русиядән нефть продуктларын китерүгә тулы эмбарго кертергә өндәде. Ул шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләт башлыкларына ”Русия һәм әлеге террорчы илне җитәкләүче хәрби җинаятьчеләр белән теләсә нинди хезмәттәшлекне туктатырга”, дигән өндәмә белән мөрәҗәгать итә.
Мәҗлес Украина Югары Радасының БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан "Путин режимының Украина, Грузия һәм башка дәүләтләргә каршы җинаятьләрен тикшерү өчен трибунал булдыру тәкъдимен яклый, диелә белдерүдә.
Бүген Харьковка ясалган һөҗүмнән соң Украина президенты Владимир Зеленский да Русияне "террорчы дәүләт" дип атады.