Русия төзелеш министры Ирек Фәйзуллинга карата санкцияләр кертелде
Европа берлеге тагын бер төркем кешегә карата санкцияләр кертте. Алар арасында Дмитрий Песков, Игорь Сечин, Алишер Усманов, Михаил Фридман, Геннадий Тимченео, Сергей Ролдугин һәм башка кешеләр бар. Санкцияләр исемлегенә Татарстаннан чыккан Русия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин да бар.
Кырымда да мәгълүмат сугышы бара
Кырымдагы бюджет оешмаларында эшләүчеләргә Кырым түрәләренең, рәсми оешмаларның белдерүләрен социаль челтәрләрдә үзләренең битләрендә таратырга кушылган. Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёнов халыкны социаль челтәрләрдә "дөрес мәгълүмат" таратырга чакырды.
"Социаль челтәрләрдә, башка ресурсларда дөрес мәгълүмат таратыгыз. Ачыктан-ачык үз патриотик позициягезне күрсәтегез. Әгәр социаль челтәрләрдән файдаланмыйсыз икән, рәсми мәгълүматка йөз тотыгыз, фейкларга алданмагыз һәм аларга ышанган танышларыгызның фикерен үзгәртергә тырышыгыз, сез дә мәгълүмат фронты сугышчысы булып торасыз, ялган империясе һәм аның вассалларын җиңүгә үз өлешегезне кертәсез. Бу җиңү якын һәм котылгысыз дип ышанам"— дигән ул.
Кем кайсы социаль челтәрдә моны эшләгәнен һәр көн 15.00кә кадәр хисап бирергә тиеш. Азатлык кайбер дәүләт оешмаларының, җитәкчеләрнең социаль челәтәрдәге битләрен карап чыкты. Соңгы көннәрдә монда күбрәк Путинның сугыш башлавын хүплаган язулар һәм хәрбиләр фотолары урын алган.
Акмәчеттә күбрәк кырымтатарлар эшләгән бер бюджет оешмасының хезмәткәре Азатлыкка әйтүенчә, кырымтатарларның күбесе моның белән риза булмаган һәм эшләмәячәген әйткән.
Ул арада Кырым башлыгы дөрес мәгълүмат таратырга чыкырганда, Русиянең РИА-Новости агентлыгы кырымтатарларга бәйле чираттагы ялганын таратты.
"Кырымтатарлар Кадыровны "Мәҗлес"тәге нацистларны тоткарларга сорый" дип исемләнгән язмада әйтелгәнчә, рәсми теркәлүе 2020 елда ук бетерелгән Кырымтатар региональ милли-мәдәни автономиясе "рәисе" Эйваз Умеров янәсе Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка мөрәҗәгать итеп, 2014 елда Кырымнан качкан "төп нацистлар", Мәҗлес вәкилләре Рефат Чубаровны, Ленур Ислямовны, Мөстафа Җәмилевны, Айдер Муждабаевны кулга алу өчен чаралар күрүен сораган.
Walt Disney Company Русия кинотеатрларына үз фильмнарын җибәрүне туктатуын игълан итте.
Зур Һоливуд киностудияләре арасында бу беренче андый күренеш. Дисней өчен Русия зур базар булып санала, мәсәлән, соңгы Үрмәкүч-кеше турында фильм Русиядә 50 миллион доллар җыйган.
Япония Путин, Медведев, Лавровка каршы санкцияләр кертә
Санкцияләр шулай ук Русия саклану министры Сергей Шойгу, Русия иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев, Генштаб башлыгы Валерий Герасимовка карый.
Моннан тыш Япония 49 Русия ширкәте һәм дәүләт структурасы өчен экспорт чикләүләрен раслады. Алар арасында ФСБ, ГРУ, СВР, МиГ, "Ростех", МФТИ бар.