Германиянең йөк машиналарны җитешерүче Daimler Truck ширкәте "Камаз" белән бөтен хезмәттәшлекне туктатып тора – Reuters.
Ходорковский, Каспаров һәм Гуриев Русиянең сугышка каршы комитетын булдырды
Русиянең мөһаҗирлектәге оппозиционерлары һәм җәмәгать эшлеклеләре Русиянең сугышка каршы комитетын оештыруы турында ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский Telegram каналында хәбәр итте.
Комитет әгъзалары дөнья җәмәгатьчелеген Украинага бәреп керү турында фәрман биргән Русиянең сәяси җитәкчеләрен "хәрби җинаятьчеләр" һәм "халыкара хокук бозучылар" дип игълан итәргә чакырды.
Ходорковскийдан тыш, Русиянең сугышка каршы комитетына сәясәтчеләр Дмитрий Гудков, Гарри Каспаров, Владимир Кара-Мурза, икътисадчылар Сергей Гуриев һәм Сергей Алексашенко, тарихчы Юрий Пивоваров, журналист Евгений Киселев, эшмәкәрләр Борис Зимин һәм Евгений Чичваркин, язучы Виктор Шендерович кергән.
Русия һәм Украина вәкилләре Украина-Беларус чигендә сөйләшүләргә әзер, алар якын арада башланырга мөмкин. Сөйләшүләргә Украина делегациясе килде.
Русия мәктәпләрендә балаларга Украинадагы хәлләрне "махсус тынычлык урнаштыру операциясе" дип аңлаталар. Төрле медиа чаралары чыгарган методик материалларда "НАТО киңәя һәм аның Русия чигенә якынаюы – барыбыз өчен куркыныч".
"Медуза" басмасы хәбәр иткәнчә, Петербурдан бер кызга 9 майга Евгений Евтушенконың "Урыслар сугышны телиме?" ("Хотят ли русские войны") шигырен ятларга кушканнар.