Украина Русия хәрби техникасын “Байрактар” дроннары белән шартлата
Украина илгә бәреп кергән Русия хәрби техникасын Төкриядә ясалган “Байрактар” дроннары белән юк итү видеоларын интернетка чыгара.
Бу видеода Русиянең “Бук” ракетларын юк итәләр. Шартлаудан Русиянең күп кенә хәрбиләре җиргә егылуы да күренә. 2014 елда Русия ярдәмендә хакимияткә каршы сугышучы фетнәчеләр контролендәге “ДНР” күгендә “Бук” ракеты белән Малайзиянең юлчылык очкычы бәреп төшерелде, 298 кеше, шул исәптән 80 бала һәлак булды. Аның өчен Русия хәрбиләре гаепләнә.
Сугышның бишенче көне. Киев шәһәр администрациясе хәбәре:
- Төн тыныч узган, диверсион төркемнәр белән берничә бәрелеш булып алган.
- Иртәнге 8дә (Казан вакыты белән 9да) шәһәрдә азык-төлек кибетләре эшли башлаячак.
- Урамнарда ныгытмалар, танкларга каршы җайланмалар урнаштырылган.
- Комендант шәһәре гамәлдә кала, 28 февраль көнне ул 22:00дән 7:00гә кадәр дәвам итәчәк.
The Times: Киевта ЧВК Вагнерның 400ләп кешесе бар
Британиянең The Times басмасы Киевта Кремль кушуы буенча 400дән артык ЧВК Вагнер ялланган сугышчысы булуын белдерә. Аларның максаты булып Украина президенты Зеленскийны үтерү тора, ди басма. The Times чыганакларына күрә, украин хакимияте моның хакта 26 февраль көнне белгән, шуннан соң Киевта комендант сәгате шартлары кырыслатылган.
28 февраль көнне Мәскәү биржасында акцияләрне сату 15:00дән иртәрәк башланмаячак
Русия Үзәк банкы сатуларның төгәл ничәдә башлануын 13:00дә хәл итәчәген әйтте. Валюта сатулары иртәнге 10да башланачак дип көтелә. Көнбатышның Русиягә каршы яңа санкцияләре фонында күп белгечләр Русия базарына ишелүне фаразлый.
Дөньяда нефть бәяләре артуын дәвам итә
ICE Futures Лондон биржасында Brent нефтенә апрель фьючерслары бәясе (Казан вакыты белән) иртәнге 8:15тә бер баррель өчен 103,15 долларга җиткән. Бу элекке бәядән 5,22 долларга (5,33%) югарырак.