Харьков хакимияте башлыгы Олег Синегубов Русия техникасының шәһәр җирлегенә үтеп керүен раслады.
Украина президенты Владимир Зеленский Беларус ватандашларына мөрәҗәгать белән чыкты һәм элекке кебек игелекле һәм имин ил булырга чакырды. Шунда ук ул Русия белән сөйләшүләрне Беларустан алып барудан баш тартты дияргә була. Зеленский әйтүенчә, ул сөйләшүләрне “ракеталар очмаган илдән” алып барырга әзер.
“Русиягә сөйләшүләр өчен без Варшау, Истанбул, Баку шәһәрләрен тәкъдим иттек, башка шәһәрләр дә була ала”, диде ул.
Элегрәк Украина белән сөйләшүләр башлау өчен Русия вәкиллегенең Беларуска инде килүе хәбәр ителгән иде.
Киевка кергән Русия хәрби техникасын яндыралар
Киев урамнарында Русиянең шартлатылган, яндырылган хәрби техникасы очрый. Украина башкаласына кергән Русия хәрбиләре каты каршылыкка юлыга.
- Австрия, Ирландия һәм Дания Русия очкычлары өчен һава киңлеген яба. Элегрәк мондый карарны Словения, Румыния, Литва, Латвия, Эстония, Чехия, Польша һәм Болгарстан кабул иткән иде. AirBaltic Русиягә очышларны 26 мартка кадәр туктатып тора.