Keçid linkləri

2026, 13 Mart, Cümə, Bakı vaxtı 04:45
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

08:44 26.2.2022

26 февраль иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Төн буе Киевның төрле районнарында атыш һәм шартлау ишетелә.
  • Киевка якын Васильков һәм Троещина шәһәрләреннән бәрелешләр һәм шартлаулар турында хәбәрләр килә.
  • Русия БМО Иминлек шурасында үзенең Украинага һөҗүмен хөкем иткән резолюциягә вето салды.
  • Европа берлегенең яңа санкцияләр җыелмасына Русиянең беренче затлары кергән: Владимир Путин, Сергей Лавров, Дмитрий Медведев, Михаил Мишустин, Владимир Колокольцев, Сергей Иванов һәм башкалар.
  • Украина армиясе Русиянең ИЛ-76 очкычын бәреп төшерүе турында хәбәр итте. Русия тарафыннан бу хәбәрне раслау юк. ИЛ-76 очкычына 126гә кадәр кеше сыя ала.
  • Джо Байден Украинага 600 миллион долларлык ярдәм җибәрергә кушты.
08:48 26.2.2022

Русия Думасында КПРФ депутаты Михаил Матвеев сугышны туктатырга өнди:

08:56 26.2.2022

Британия саклану министрлыгы Украинадагы хәрби вазгыять турында:

Британ министрлыгы үзенең күзләү чыганакларына нигезләнеп, үзе расланган дип санаган хәбәрләрне бастырды. Аларга күрә, хәзерге вазгыять шундый:

  • Русия гаскәре соңгы тәүлектә төрле юнәлештә алга китә алган, ләкин Украина хәрби көчләренең каты каршылыгын күрә.
  • Русия хәрби техникасы Киевка төрле юнәлештән бара, шәһәрне камап алу омтылышы ясала.
  • Русия зур ихтималлык белән Мариуполь һәм Мелитополь арасында яр буенда диңгездән десант төшергән.
  • Украина хакимияте илнең барлык зур һәм мөһим шәһәрләрен контрольдә тотуын дәвам итә.
10:31 26.2.2022

Русия һөҗүме башыннан 100 мең украин өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган

Русиянең Украинага һөҗүм башлау көненнән кимендә 100 мең украин үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта твиттерда БМО баш секретаре Антониу Гутерриш белдерде.

"Украинада һуманитар ихтыяҗ сәгать саен арта бара. Гади халык һәлак була. Кимендә 100 мең украин үз йортларын инде ташлап китүе хәбәр ителә", дип язды Гуттериш.

25 февральдә БМОның качаклар эшләре комиссары Филиппо Гранди 48 сәгать эчендә Украинадан 50 меңнән артык кеше китүе турында белдергән иде. Аларның күпчелеге Молдова һәм Польшага киткән.

Davamı

XS
SM
MD
LG