Украина 24 февральдә 400гә якын Русия хәрбиенең үтерелүен белдерә
Беренче исәпләүләргә караганда, Мәксәү Украинага каршы башлаган киңкүләм сугышның беренче көнендә 400гә якын Русия хәрбие үтерелгән. Бу турыда Азатлык радиосының Украин редакциясенә Украина президенты идарәсе башлыгының киңәшчесе Алексей Арестович белдерде.
— Русиягә йөзләрчә табут кайта башлагач, сугышка каршы кәефләр көчәер һәм Путин ил эчендә беркадәр ризасызлыкка очрар”, — диде ул.
Арестович берничә дистә Русия хәрбиенең әсирлеккә төшүен һәм алардан сорау алулар башлануын дә әйтте.
Аның сүзләренчә, сугышның беренче көнендә Украина хәрбиләре Русиянең 7 хәрби очкычын, бронетехниканы юк иткән, танкларны кулга төшергән һәм 9 сәгать дәвам иткән бәрелеш нәтиҗәсендә Киев янындагы Гостомель һава аланын яңадан контрольгә алган.
"ОВД-Инфо": Русиядә сугышка протест белдерүче 1740тан артык кеше тоткарланган
24 февральдә Русиянең 58 шәһәрендә Украинага каршы сугышка ризасызлык белдерергә чыккан 1740тан артык кеше тоткарланган. “ОВД-Инфо" хокук яклау проекты (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) көн ахырында шундый мәгълүмат бирде.
Хокук яклаучылар әйтүенчә, Мәскәүдә 800дән артык кешенең тоткарлануы билгеле. Петербурда – 400дән артык, Екатеринбурда – 39, Краснодарда – 55, Сарытауда – 28, Казанда – 13, Уфада – 12 кеше кешенең тоткарлануы теркәлгән. Чынлыкта бу саннар зуррак та булырга мөмкин диелә.
Зеленский: Сугышның беренче көнендә 137 Украина хәрбие һәлак булды
Украина президенты Владимир Зеленский Русия башлаган киңкүләм сугышның беренче көнендә Украина ягыннан 137 хәрбинең һәлак булуын, 316 хәрбинең яралануын белдерде.
Алар арасында “Змеиный" утравындагы чик сакчылары да бар, ди Зеленский Украина президентының рәсми сайтына чыгарылган видеомөрәҗәгатьтә.
Аның әйтүенчә, Киевта Русиянең диверсион төркемнәре бар һәм аларга Украина президентын, аның гаиләсен юк итү бурычы куелган.
Сәгать 4:00гә соңгы төп хәбәрләр
- Украина президенты Владимир Зеленский сугышның беренче көнендә 137 Украина хәрбие һәлак булуын, 316 хәрбинең яралануын белдерде һәм “Илкүләм мобилизация турында” фәрман имзалады.
- АКШ президенты Джо Байден Русиягә каршы яңа чикләүләр игълан итте.
- "ОВД-Инфо" Русиянең 58 шәһәрендә сугышка протест белдерүче 1740тан артык кеше тоткарлануын белдерде.
- Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мөселманнарны җомга намазында тынычлык сорап дога кылырга чакырды.